Кама таңнары
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 октябрь 2018, 14:58

Мәдәният бүлеге отчёт тотты

Мәдәният буенча Иҗтимагый совет утырышында Шәҗәрә бәйрәмнәрен әзерләү һәм үткәрүдә мәдәният учреждениеләренең ролен һәм аларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерделәр.

Шәҗәрә бәйрәмнәре БР Хөкүмәте Карарына ярашлы районда 2006 елдан башлап үткәрелә. Аның нигезендә районда халык бәйрәмен үткәрү турында положение төзелә. Шуннан алып инде йөзләгән бәйрәм үткәрелгән, чөнки 2017 елда гына да аларның саны 17гә җитте.
- Яңа Кабандагы (Төхбатуллиннар нәселе), Яңа Бөртектәге (Мәгъдәновлар һәм Исламовлар), Иске Янъегеттәге (Хаҗиевлар), Раздольедагы (Сафиуллиннар), Курыйдагы (Изируш), Иске Моштыдагы (Әгъләмовлар), Яңа Хаҗидагы (Шәйдуллиннар), Арландагы (Петровлар), Яңа Бурадагы (Айдимировлар) бәйрәмнәр аеруча матур узды, - дип бүлешә тәэссоратлары белән шушы юнәлештәге эшчәнлеккә җитәкчелек итүче район йорты методисты Ләйлә Хаҗиева.
- Шушы еллардагы кайсы Шәҗәрә бәйрәме ныграк исегездә калды? – дип сорыйм мәдәният буенча Иҗтимагый совет әгъзасы буларак.
- Якташларымны мактамый булдыра алмыйм: иң чагу, зур һәм кызыклы бәйрәм Яңа Актанышбашта узды. Анда нәсел агачы берничә метрга сузылды һәм 1000 кешене үз эченә алды, - дип җаваплады ул.
2018 елда алты Шәҗәрә бәйрәме узган. Бәйрәмнәрне Саузда Шәгалиевлар, Иске Бөртектә Мирзаһитовлар һәм Ибраһимовлар, Яңа Кабанда Гайсиннар, Арланда Вострецовлар, Мүзәктә Ванюшколар үткәргән. Никольск клубында Шәҗәрә бәйрәме һәм җырчы, үзешчән композитор Сергей Зайнитдиновның иҗат кичәсе узган. Болардан тыш, Яңа Каенлыктан Әхтәмовлар гаиләсе, Иске Балтачта узган республика бәйрәмендә катнашып, өченче урынны алган.
Нәсел җепләрен өйрәнү һәм Шәҗәрә бәйрәмнәрен үткәрү буенча клублар һәм китапханәләрнең нинди зур эш алып баруын санауның кирәге юктыр дип уйлыйм. Бу нәкъ аларның «икмәге». Нәкъ мәдәният хезмәткәрләре танылган нәселләрне табып, аларны бәйрәм үткәрергә күндерәләр. Ә күндерергә туры килә. Һәм ничек кенә әле! Чөнки, район хакимияте башлыгы урынбасары, шулай ук Иҗтимагый совет әгъзасы Лира Мостаева ассызыклавынча, нәсел агачын төзү һәм Шәҗәрә бәйрәмен үткәрү бик авыр һәм чыгымлы эш. Барысының да көченнән килми. Шуңа да ул совет әгъзаларын да, мәдәният хезмәткәрләрен дә бу бәйрәмнәрдә катнашырга чакырды, югыйсә, тамашачысыз нинди бәйрәм булсын инде?
Ләйлә Мөхәрәм кызы Шәҗәрә бәйрәмнәрен үткәргәндә күзәтелгән кимчелекләрне дә атады. Нәсел агачларының күбесе гаилә, аның күренекле вәкилләренең тарихы туган як, ил тарихы белән чагыштырып төзелмәгән, Текстларда мәгълүмат чыганакларына, фәнни әдәбиятка сылтамалар юк. Эшләрдә республика архивларыннан белешмәләр аз кулланыла, шәҗәрә нигездә өлкән буын вәкилләренең сүзләреннән чыгып төзелә. Тәкъдим ителгән шәҗәрәләрнең күбесендә туган һәм үлгән еллар, фамилияләр күрсәтелми. Тагын да күпләр нәсел агачында хатын-кызларны күрсәтәләр, югыйсә шәҗәрә ир-ат ягыннан гына алып барыла.
Әмма биредә Иҗтимагый совет әгъзасы, Руслар соборы рәисе Ольга Стёпкина мәдәният хезмәткәрләрен һәм районда яшәүчеләрне яклап чыкты: шәҗәрә төзү хәзер, әгәр дә барысын да туры китереп һәм документлар белән раслап төзим дисәң, бик кыйммәткә төшә. «Мәскәүдә моның өчен 150 мең сум түләргә кирәк дип ишеттем. Авыл кешесендә бу хәтле акча каян булсын?», - дип аптырады Ольга Григорьевна.
Икенче момент та бар. Шәҗәрә бәйрәме, әйткәнебезчә, 2006 елдан бирле үткәрелә. Авыллардагы активистларның күбесе мондый бәйрәмнәрне үткәрделәр инде. Һәм бу эш, Лира Рифкать кызы әйткәнчә, районда тиешле дәрәҗәдә алып барыла. 2010 елда Куян авылы республика Шәҗәрә бәйрәмен үткәрү урыны итеп юкка гына сайланмаган. Якташларыбыз шәҗәрә конкурсларында бер тапкыр гына җиңмәделәр. Әйткәндәй, мәдәният хезмәткәрләре бу юнәлештә белем бирү учреждениеләренең дә актив эшләвен билгеләде.
Финанс-хуҗалык эшчәнлек турындагы отчёт белән мәдәният бүлегенең баш бухгалтеры Гүзәл Бәхтиева чыгыш ясады. Бүлек бюджеты 2018 елга 99 млн сумга исәпләнгән һәм шуның 73%ы 9 айда үзләштерелгән. Быелга акча, 2017 ел белән чагыштырганда, 25 млн сумга күбрәк салынган, һәм бу хезмәт хаклары арту белән бәйле.
Иң эре эшләрнең берсе - «Бердәм Русия» партиясенең «Җирле мәдәният йорты» проекты буенча Яңа Каенлык мәдәният йортын капиталь ремонтлау һәм яңадан җиһазландыру.
«2013-2020 елларга мәдәният һәм туризмны үстерү» дәүләт программасы буенча китапханәләрнең китап фондларын баетуга 20 мең сум субсидия бүленгән (219 китап сатып алынган).
Музыка кораллары сатып алу турында да сүз булды. Быел балалар сәнгать мәктәпләрен музыка кораллары белән тәэмин итүнең дәүләт программасы буенча районга 1 млн сумнан артыграк акча бүленгән һәм, моңа өстәп, ярты миллион сумны район бүлгән. Бу акчага Николо-Берёзовкадагы сәнгать мәктәбенә бер баян һәм ике акустик фортепиано; Куяндагы мәктәпкә дүрт баян һәм цифрлы фортепиано сатып алынган.
- Минем финанс идарәсенә соравым бар. Ни өчен башка районнардагы кебек тальян гармуннар һәм костюмнар сатып алырга акча табып булмый. Мәсәлән, гармун бәйрәме узган Яңавылда районнардан килгән ансамбльләр матур костюмнарда чыгыш ясадылар. Ә бездә хәтта гармуннар да барыбызга да җитми. Ә бит тальянда уйнаучылар районда аз түгел, - диде шушы көннәрдә мәрхүм булган Таһир Мингалин.
Бу сорауга финанс идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Вострецов җавап бирде. Алдагы елга бюджетны формалаштырганда беренче чиратта хезмәт хакы һәм салымнарны түләүгә акча салына. Ә без әлегә хезмәт хакы буенча республика биргән саннарга ирешә алмаганбыз. Әйткәндәй, Гүзәл Фәис кызы сөйләвенчә, мәдәният хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы әлегә 22263 сум тәшкил итә, бу былтыргыдан 11%ка күбрәк. Сәнгать мәктәпләрендә педагогларның хезмәт хакы 16,3%ка артып, 32548 сум тәшкил иткән.
Үз чиратында Альберт Вострецов баш бухгалтердан үзәк район китапханәсенең беренче этажын «Кулай мохит» программасы буенча үзгәртеп төзүгә БР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы аша акча бүленү мәсьәләсенең ни хәлдә булуын сорады. «Без документларны тулы күләмдә җибәрдек, акча көтәбез», - дип җаваплады баш бухгалтер. Эшләрнең гомум суммасы - 1,3 млн сум.
Тагын да мәдәният бүлеге БР Мәдәният министрлыгыннан район мәдәният йортына автотранспорт һәм костюмнар (3,1 млн сумга); район китапханәсенә, Николо-Берёзовка сәнгать мәктәбенә җиһаз, җайланмалар һәм оргтехника (670 мең һәм 400 мең сум) сатып алырга; Куян сәнгать мәктәбендә янгынга каршы чаралар үткәрүгә (608 мең сум) акча көтә.
Шулай ук быел район музееның экспозиция залларында һәм фойеда электрүткәргечләрне һәм агач түшәмнәрне янгын иминлеге таләпләренә ярашлы яңартканнар. Эшләр барлыгы 647 мең сумга бәяләнгән. Иске Янъегет клубында яктырту һәм җылыту системаларын ремонтлау 45 мең сумга төшкән; Түбән Такыя клубында электр казанлыгын алыштырып җылыту системасына агымдагы ремонтка 172 мең сум акча тотылган. Августта авыл клубларында автоматик янгын сигнализациясе ремонтланган һәм тикшерелгән, бу эшкә 158 мең сум акча киткән.
Читайте нас: