Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 октябрь 2018, 18:11

Редькинода дини бәйрәм үтте

Бәйрәмнең асылы – елның имин үткәне, уңышның мул булганы өчен Ходайга рәхмәт әйтү. Шуңа күрә ул җәйге һәм көзге басу эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә.

Бәйрәм көне алдыннан авыл аксакаллары дин әһеле Пётр Ильтимиров җитәкчелегендә Изге агачлык территориясендә өмә үткәргән. Былтыр бу бәйрәм авылдан көнбатышка таба – элекке Арбан авылындагы Изге агачлыкта үткән булса, быел авылның көнчыгышында, Дүртөйле-Нефтекама юлы буенда урнашкан агачлыкта җыелдылар. Петр Айдимирович раславынча, шул рәвешле алар ике яктан да үзләренең авылларын, халкын төрле әшәкелекләрдән, табигать катаклизмнарыннан, чирләрдән саклыйлар. Тагын ул Редькино авылының районда, бәлки, республикада да, ике Изге агачлыгы булган бердәндер авыл булуы белән горурлана.
Бәйрәм көнендә аланда иртә белән эшләр кайный башлады. Учак ягып, казаннар астылар. Төп агач – онапа, биредә ул кечкенә каен агачы – янында таяклар кагып, тактадан өстәл эшләделәр һәм өстенә чыршы ботаклары җәйделәр. Аның өстенә тәбикмәкләр, көлчәләр, пирожкилар, бер сүз белән әйткәндә, ашамлыклар куйдылар. Бәйрәм барышында алар барысы да космостан энергия ала дип ышаналар. Бәйрәмнән соң шул ашамлыкларны өйләренә алып кайтып китәләр һәм туганнарын, якыннарын, кунакларны сыйлыйлар. Ә аерым өстәлгә 9 пирожки һәм тәбикмәк куйдылар. Аларны тозсыз, аерым рецепт буенча пешерәләр. Монысы - Ходайга күчтәнәч. Якында гына бәйрәмнең бәла-казалардан саклагычы беркетелгән һәм тастымаллар эленгән.
- Бәйрәмгә һәркем изге ниятләр белән генә килергә тиеш. Бу сакчы бәйрәмдә катнашучыларны начар фикерләрдән саклый. Аны минем хатыным эшләде, - дип аңлата минем күптәнге танышым Юрий Исинбаев.
Бирегә теләгән һәркем үзенең тастымалын китереп элергә мөмкин, аннары ул ел дәвамында торган урыннарын төрле чирләрдән саклап торачак.
Корбанга диелгән кошлар "килеп җиткәч", ә быел алар 6 каз иде, барысы да Изге агачлык ягына юлланды. Аларны да теләгән һәркем алып килә ала. Быел бер казны пенсионер, элекке укытучы Валентина Атыева бүләк иткән. Корбанга ак казлар гына чалырга яраганлыктан, кайберәүләр, үзләренеке соры казлар гына булганлыктан, ак казларны сатып алган. Әмма ничек кенә булмасын, аларны һәркем киләчәккә ышаныч, изге ниятләр белән алып килгән.
Аркадий Кунакбаев, узган еллардагы кебек, корбан чалу йоласын зур осталык белән башкарды. Ул бу эшне бүтән беркемгә дә ышанып тапшырмый. Әлегә аны алыштырырдай кеше дә күренми.
- Сез ничек уйлыйсыз, быел ел уңышлы булдымы? – дип кызыксынам мин Пётр Айдимировичтан.
- Безнең халык өчен ел бик яхшы булды. Язгы басу эшләрен вакытында үткәрдек. Җәй башында салкын булса да, соңыннан көннәр утырып китте. Нәтиҗәдә басуларда да, бакчаларда да мул уңыш үстереп алдык. Быел бәрәңге моңа кадәр күрелмәгәнчә күп булды. Аллага шөкер, табигать катаклизмнары безнең районны читләп үтте. Күрше өлкәләрдә маллар күпләп чирләде, ә бездә бу яктан да тыныч булды. Боларның барысы өчен дә без Ходайга рәхмәт әйтергә тиеш. Саклаганны Алла саклар дип юкка гына әйтмиләр бит. Барлык дини бәйрәмнәрне үткәрүдә актив катнашкан авылдашларыбызга зур рәхмәт. Тагын шунысы сөендерә, соңгы елларда аларда яшьләр, хәтта балалар да катнаша.
Бәйрәмдә килгән кунаклар да бар иде. Мәсәлән, Мария Раянова Илеш районының Анач авылында туган. Гомере буе Свердловск өлкәсенең Новоуральск шәһәрендә яшәгән. Былтыр Редькинога туганнарына кунакка килгәч, Сурем бәйрәмендә булган. Аңа бу чара бик ошаган, һәм шуңа күрә быел бәйрәмгә махсус килгән.
- Безнең гаилә интернациональ, - ди Мария Мадияровна горурланып, - мин үзем – мари, ирем – татар. Балалар, бәләкәй чакларында, үзләрен «рашен», ягъни русиялеләр диләр иде. Үсә төшкәч, үзләренең тарихи тамырлары, гореф-гадәтләре, традицияләре белән кызыксына башладылар. Шуңа күрә мондый бәйрәмнәр кирәк дип исәплим. Киләсе елга балаларымны да алып киләчәкмен.
Корбанга чалынган казларны Ходай кабул итәр, һәм киләсе ел да шулай ук уңышлы, имин, тыныч булыр дип ышанабыз. Өстәвенә, эретелгән кургаш та каз формасында катып калды. Ә бу исә яхшы билге.
Читайте нас: