Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
8 ноябрь 2018, 19:15

«Краснокама сандугачына» 80 яшь

Кайчан җырлый башлавын Хәлил Камалиев хәтерләми дә инде хәзер. Ләкин ялгызы калган чакларында хәтеренә бер-бер артлы җыр килеп, аны җырлап йөргәнен онытмаган. Тик беркем дә ишетмәсен өчен тыныч кына җырлаган. Ә ул чакларда кычкырып җырлауны өнәмәгәннәр дә, чөнки заманасы авыр булган.

Кайчан җырлый башлавын Хәлил Камалиев хәтерләми дә инде хәзер. Ләкин ялгызы калган чакларында хәтеренә бер-бер артлы җыр килеп, аны җырлап йөргәнен онытмаган. Тик беркем дә ишетмәсен өчен тыныч кына җырлаган. Ә ул чакларда кычкырып җырлауны өнәмәгәннәр дә, чөнки заманасы авыр булган.
Хәлил Яңа Кабан авылында гаиләдә өченче һәм соңгы бала булып туа. Әтисен бөтенләй дә хәтерләми ул, чөнки аны сугышның беренче көннәрендә үк фронтка озаталар һәм озакламый үле хәбәрен алалар.
Җиденче сыйныфтан соң Хәлил Камалиев Николо-Берёзовкада механизаторлар мәктәбенә укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлап туган авылына кайта. Аны комбайнга утырталар. Бу яңалык егеткә канатлар куя, чөнки механизаторлар мәктәбен тәмамлап кайтучыларны күпчелек комбайнчы ярдәмчесе итеп кенә билгелиләр, ә Хәлил үзаллы эшли башлый. Өстәвенә, үзйөрешле комбайнда(ул елларда комбайннар күпчелек тагылмалы була - аларны трактор тартып йөртә. Ә үзйөрешле комбайннар сирәк очрый.
- Әнием Фәхринур күп кенә догаларны яттан белә иде. Без үскәндә авылларда ир-ат дин әһелләре булмый, чөнки сәяси репрессияләр елларында аларны бетерәләр. Шуңа да дини йолаларның күбесен әнием башкарды. Безне ул бик каты кысаларда тәрбияли, чөнки ул әни дә, әти дә була. Тагын да ул остабикәнең балалары кайда да үрнәк булырга тиеш, дип ышана. Мин әниемнең дәрәҗәсен төшермәскә тырыштым, намус белән эшләдем, - дип искә ала Хәлил Исмәгыйль улы.
Беренче урып-җыю кампаниясендә үк ул югары нәтиҗәләргә ирешә. Аннары озак еллар комбайнчылар арасында призлы урыннарны колхозда гына түгел, ә бар район буенча ала. Колхозда тракторчыларга кискен кытлык тугач, ул комбайн штурвалын трактор рычагына алыштыра. Һәм 1998 елда, механизатор булып 42 ел эшләгәннән соң, лаеклы ялга чыга.
Тормыш иптәше Лиза белән алар биш ул тәрбияли. Лиза Зәкиевна Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый һәм гомере буе мәктәптә эшли. Улларын кече яшьтән үк үзләре үрнәгендә эш сөючән, намуслы, бер сүз белән әйткәндә, чын ир-ат итеп тәрбияли Камалиевлар. Шуңа да алар тормышта лаеклы урыннарын таба. Олы уллары Алмаз Себердә эшли, Нәркис Агыйделдә полиция хезмәткәре, Илгиз Нефтекамада эшкә урнашкан, әтисе белән яши, Рәфис нефть тармагында хезмәт сала, ә кечеләре Рәмис олы абыйсы белән Себергә йөри. Хәлил Исмәгыйлович алты оныкка дәү әти, һәм олы оныгы Илвирның Уфа дәүләт нефть техник университетында белем алуы белән нык горурлана.
Кызганычка каршы, Лиза Зәкиевнага бу сөенечне күрү бәхете тими. Каты авырудан соң ул 60 яшендә дөнья куя. Хәлил ага менә 18 ел инде ялгызы гомер кичерә.
- Балаларны аякка бастыру җиңелдән булмады. Күпме генә эшләсәң дә, колхозда өеп акча бирмәделәр. Шуңа да гомер буе ике сыер тоттык, башка мал-туарын, кош-кортын асрадык. Бакча тутырып бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстердек. Үз гомеремдә өч йорт салырга туры килде, - дип искә ала әңгәмәдәшем.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең элеккеге баш агрономы Флүс Якуповның сүзләрен шушы урында җиткерү отышлы булыр дип исәплим:
- Хәлил Камалиев гомере буе намуслы эшләде. Һәрчак алдынгылар рәтендә булды, башка механизаторлар өчен үрнәк саналды. Тагын да ул бер дигән биш малай үстерде. Үз эшләренең чын осталары һәм үз балалары өчен шәп тәрбияче булган кешеләр белән эшләвемә горурланам гына.
…Авыл яшьләре Бөек Октябрь социалистик революциясенең чираттагы еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Авыл халкын концерт белән сөендермәкчеләр. Хәлилнең җырлавын белгән иң якын дуслары аны чыгыш ясарга күндерә. Ул елларда авыл яшьләре арасында
«Безнең колхоз уң якта,
Сезнең колхоз сул якта…» дигән җыр популяр була. Авыл клубы сәхнәсеннән Хәлил беренче булып нәкъ шушы җырны башкара. Һәм, кем әйтмешли, иртәнгә «йолдыз» булып уяна. Бөтен җирдә дә аның матур җырлавы турында гына сөйлиләр.
Аның кайчан һәм нинди концертларда җырлаганын санап бетерү мөмкин түгел, аннары кирәкмидер дә дип уйлыйм. Ә менә шуннан соң ни Яңа Кабанда, ни районда бер генә чараның да Хәлил Камалиев чыгышыннан башка үтмәвен әйтсәм бер дә арттыру булмас. Башкорт телевидениесе аша гына да ул 11 тапкыр чыгыш ясый.
Өч тапкыр аны Башкорт дәүләт филармониясенә эшкә чакыралар. Ләкин ул, әнине калдырырга кеше юк, дип баш тарта. Фатир да вәгъдә итәләр, әмма ул барыбер ризалашмый. Моның сәбәбе тирәндәрәктер, дип уйлыйм. Тамырыннан өзсәң, агач кибә. Хәлил Камалиев – тумыштан талантлы кеше, тамырларының туган җирендә икәнлеген һәм аннан өзелмәскә кирәклеген сизгәндер ул.
Хәлил Камалиевның бөтен бүләкләрен санап чыгуны да максат итеп куймыйм мин. Ләкин 1976 елның 10 сентябрендә эшчеләрнең үзешчән сәнгать иҗаты өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен Башкорт АССРы Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнүен әйтми калдыра алмыйм. Ул елларда бу республиканың иң югары буләге була.
Тагын да Хәлил Исмәгыйлович 2013 елда Агыйдел шәһәрендә өлкән буын кешеләренең үзешчән сәнгать иҗаты фестивалендә катнашучы дипломын кадерләп саклый.
Соңгы елларда Хәлил Камалиев җырламый, ни дисәң дә, картлык үзен сиздерә. "Касәсе тулгандыр, мөгаен", - дип шаярта ул бу хакта.
Хәлил Камалиевның өенә без Яңа Кабан авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе урынбасары Рәсим Төхбәтуллин белән килдек. Кирәге чыгар дип, ул үзе белән баянын да алды. Йорт хуҗасын сораулар биреп «интектергән» арада Рәсим абзый баянында уйный башлады. Ә инде Рәсим Төхбәтуллин уйнаганда җырламыйча түзеп кара! Хәлил Исмәгыйлович дәртле җыр башлады. Менә моның өчен Яңа Кабанга килергә дә булган ичмасам!
- Минем олы абыем пенсиягә кадәр дә яши алмады, апам 42 яшендә үлде. Миңа Ходай, күрәсең, аларның гомерен яшәргә кушкан. 80 яшь тулганына ышанасым да килми. Саулыгыма зарлана алмыйм, көненә ике тапкыр җәяүләп Агыйделгә барып кайта алам. Әнием дә озак яшәде, 92 яшенә җитеп үлде. Миңа да шундый озын гомер бирелгәндер, дип уйлыйм, - диде мәкалә героем мине озатканда. Моңа амин диясе генә кала.
Читайте нас: