Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 ноябрь 2018, 13:24

Николо-Березовкада мари сылуын сайладылар

Узган атнада үзәк район мәдәният йортында «Мари сылуы - 2018» республика конкурсы үтте. Конкурста Яңавыл, Калтасы, Мишкә, Тәтешле районнарыннан барлыгы 9 сылу катнашты. Краснокама районы һәм Бөре шәһәре данын икешәр кыз яклады.

Узган атнада үзәк район мәдәният йортында «Мари сылуы - 2018» республика конкурсы үтте. Конкурста Яңавыл, Калтасы, Мишкә, Тәтешле районнарыннан барлыгы 9 сылу катнашты. Краснокама районы һәм Бөре шәһәре данын икешәр кыз яклады.
Конкурс башланыр алдыннан борынгы мари костюмнарын күрсәттеләр. Анда көндәлек эш киеменнән алып туй күлмәкләренә кадәр бар иде. Шул ук вакытта мари костюмнарының төп элементлары, аларның үзенчәлекләре һәм төрләре турында да сөйләделәр.
Катнашучыларның чыгышын республиканың халык иҗаты үзәге белгечләре Ирек Әхмәдиев һәм Лира Волкова, «Чолман» республика гәзитенең баш мөхәррире Игорь Губаев, БР Атказанган укытучысы, мари теле укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Сергей Сайтиев һәм жюри рәисе Район мариларының «Эрвел Мари» милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Арлан авыл биләмәсе башлыгы Раиса Сатаевадан торган компетентлы жюри бәяләде.
Конкурсның беренче биреме «Визитка» дип аталды. Анда һәр катнашучы милли костюмда чыгыш ясады һәм кыскача үзе, киеме турында сөйләде. Шунысы куанычлы, алар барысы да мари телендә чыгыш ясады.
«Пайрем чес» («Бәйрәм хөрмәтенә») дип аталган икенче конкурска кызлар алдан әзерләнгән. Алар өйләрендә мари милли ашларын пешереп алып килгән. Ә сәхнәдә исә аларны нинди очракларда әзерләүләре, аны пешерү үзенчәлекләре, моның өчен нинди ингредиентлар кирәклеге турында сөйләделәр. Аннары блюдоларын өстәлгә куйдылар, анда ниләр генә юк: төрле бәлешләр дә, коймаклар да, һәм хәтта кыздырылган каз да бар иде. Бер сүз белән әйткәндә, һәр катнашучы үзен уңган хуҗабикә итеп кенә түгел, мари кухнясы традицияләрен яхшы белүче итеп тә күрсәтергә тырышты.
Дөньяны хатын-кыз матурлыгы, акылы һәм шәфкатьлелеге тотуын барыбыз да беләбез. Беренче ике биремне үтәгәндә конкурста катнашучылар үзләренең чибәрлекләрен һәм ашарга пешерү осталыкларын күрсәтсә, өченче конкурста аларга мари халкының тарихы һәм мәдәнияте, танылган шәхесләре һәм традицияләре буенча белемнәрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
Краснокама районыннан Анастасия Тимершина бу мөмкинлектән нәтиҗәле файдаланды. Анастасия Бөрнеш мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлаган. Әлеге вакытта Арлан урта мәктәбенең 11нче сыйныфында укый. Ул конкурсның 13 соравына җавап бирде һәм иң күп балл җыйды. Аннан соң Калтасы районыннан Людмила Ислаева һәм Бөре шәһәреннән Ангелина Апаляева 4 сорауга җавап бирделәр. Ә сораулар җиңелдән түгел иде. «Кем һәм кайчан беренче мари операсын язган?» яки «Беренче һөнәри мари рәссамының исемен әйтегез» кебек сорауларга һәркем җавап бирә алмас иде, дип уйлыйм.
Дүртенче биремдә кызларга үзләрен Мәскәү шәһәрендә «Дан минуты» тапшыруында катнашучы буларак хис итү һәм оригиналь иҗади номер күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Бу биремне Бөре шәһәреннән килгән Виталина Ильмурзина барысыннан да яхшырак үтәде. Ул катлаулы акробатик номерлар күрсәтте, ә калган катнашучылар нигездә я җырлады, я биеде.
Финал конкурсында кызлар барысы бергә сәхнәгә чыгып, мари көенә биеде.
Мәдәният йорты сәхнәсендә районның иң яхшы үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясаган арада, жюри конкурска йомгак ясады. Бөредән Виталина Ильмурзина - «Оригиналь сылу», Мишкә районыннан Эрви Сайпушева – «Мөлаем сылу», Дүртөйле районыннан Татьяна Вәлитова – «Эрудицияле сылу», Яңавыл районыннан Алена Петрова «Иҗади сылу» номинацияләрендә җиңүче булып танылдылар. Краснокама районыннан Мария Исинбаевага тамашачылар сөюе призы тапшырылды. Мария Куян урта мәктәбенең 10нчы сыйныфында укый.
Өченче урын Тәтешле районыннан Юлия Абделхаковага, икенче урын Калтасы районыннан Людмила Ислаевага бирелде. Почет пьедесталының беренче баскычына Бөре шәһәреннән Ангелина Апаляева күтәрелде.
Гран-при райондашыбыз Анастасия Тимершинага тапшырылды.
Жюри рәисе Раиса Сатаева һәр катнашучыга «Эрвел Мари» милли-мәдәни автономиясе тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләк тапшырды. Раиса Андреевна шундый күркәм бәйрәм оештырганнары өчен республиканың Мәдәният министрлыгына һәм район хакимиятенә рәхмәт белдерде. Ә район мәдәният бүлеге начальнигы Эльвира Махатаевага БР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Читайте нас: