Җиде буын, буыннар бәйләнеше, шәҗәрә... Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Гади генә әйткәндә, шәҗәрә ул – нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән кулъязма истәлек.
Анда ата-бабалар исемлеге, нәсел тарихына бәйле вакыйгалар теркәлгән. Фәнни нигездә билгеләмә биргәндә, шәҗәрә – генеалогик язма – туган-тумачалык, һәр шәхеснең тормышы һәм кылган хезмәтләре хакында мәгълүмат алып була торган тарихи чыганак ул.
Үзебезнең тарихыбызны, милләтебезне, нәсел җепләребезне саклау максатыннан Яна Хаҗи авылында Шәҗәрә бәйрәме үткәрелде, һәм бу олы бәйрәм күпсанлы авылдашларыбызны мәдәният йортында бергә җыйды.
Бәйрәм кунакларын чәк-чәк җыры белән каршы алдылар, мәдәният йортының фойесында авыл остазларының кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Бәйләнгән шәлләр, матур бизәкле тукымалар, чигелгән тастымаллар, мендәрләр, япмалар, ашъяулыклар, рәсемнәр, татар, башкорт милли ризыклар да бар иде бу күргәзмәдә. Кунакларның күңеленә бигрәк тә хуш килде Байгазитов Алексей ясаган урындыклар, өстәлләр һәм сандыклар. Очрашу тамашачылар залында давам итте, һәм ул сәхнәләштерелгән тамашадан башланды, авылның тарихы турында сөйләделәр, сандык серләрен чиштеләр һәм җыр, бию осталары тамашаны тагын да ныграк бизәде. Бәйрәмнең сәбәпчеләре Әхмәтгәрәй нәселе сәхнәгә күтәрелде. Тамашачыларга Әхмәтгәрәй нәсел җебе ике буынга бүленгәнен сөйләп киттеләр. Бер яклап - Якуп, икенче яклап - Әюп, нәселнең бер чаты - Гәрәевлар, икенче чаты Якуповлар фамилиясен дәвам итә.
Шушы нәселнең уллары, кызлары, оныклары, бергә-бергә несел җепләрен өзмичә, аларны үстереп, яшь буынга җиткереп, туганлык араларын суытмыйча, киләчәктә дә очрашырга сүз бирделәр. Артабан котлау сүзен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Эльвира Махатаева дәвам итте. Ул һәркемгә дә тазалык, саулык, гаилә бәхете теләде һәм киләчәктә дә шундый бәйрәмнәр ешрак үткәрелсен дигән теләктә калды. Туганнар, авылдашлар җыелган бәйрәм күңелле үтте.