Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 ноябрь 2018, 14:00

Куянлылар лауреат булды

«Импульс» ансамбле «Малахитовая шкатулка» Бөтенрусия халыклар мәдәнияте конкурс-фестивалендә җиңүче булды.

Куян балалар сәнгать мәктәбенең «Импульс» ансамбле «Малахитовая шкатулка» Бөтенрусия халыклар мәдәнияте конкурс-фестивалендә җиңүче булды.
«Малахитовая шкатулка» - иң эре халыклар мәдәнияте конкурсларының берсе.
Ул 2008 елдан бирле ел саен Санкт-Петербургта үткәрелә. Быел иҗат ярышында бөтен Русиядән һәм кайбер чит илләрдән 80нән артык коллектив, 130 солист һәм дуэт катнашты. Башкортстан Республикасы данын югары һөнәри дәрәҗәдә Куян балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының «Импульс» ансамбле яклады.
Коллективның җитәкчесе – Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ришат Рамазанов. Ансамбль составында – сәнгать мәктәбен тәмамлаган һәм әлеге вакытта үзләре шунда укыткан Р.Сәрвәров һәм Л.Солтанов. «Импульс» ансамбле «Халык уен кораллары. Ансамбльләр» номинациясендә чыгыш ясады. Конкурс йомгаклары буенча алар беренче дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булды.
Читайте нас: