Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 ноябрь 2018, 16:04

Шушнур авылында «Яшь гаилә» район конкурсы үтте

Быел анда биш гаилә катнашты.

Районда «Яшь гаилә» конкурсы традициягә әверелде. Быел анда биш гаилә катнашты.
Конкурста биш гаилә катнашты: Кунакбаевлар гаиләсе – Куян авыл биләмәсеннән Александр Евгеньевич һәм Эльвина Азатовна уллары Артём һәм Давид белән; Казихановлар гаиләсе – Яңа Бура авыл биләмәсеннән Вадим Гыйльфанович һәм Виктория Олеговна кызлары Камила белән; Арлан авыл биләмәсеннән Варниннар гаиләсе - Василий Николаевич һәм Зита Вениаминовна кызлары Мария, Ксения һәм Надежда белән; Шушнур авыл биләмәсеннән Каныбековлар гаиләсе - Сергей Захарович һәм Олеся Валентиновна кызлары Наталья, Надежда һәм Эльза белән һәм Николо-Березовка авыл биләмәсеннән Ценевлар гаиләсе - Павел Валентинович һәм Елена Викторовна кызлары Елизавета һәм уллары Егор белән. Конкурста катнашучыларны район хакимиятенең социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Лира Мостаева сәламләде.
Беренче конкурс барышында гаиләләр үзләренең мавыгулары, традицияләре, күрсәткечләре, буыннар алмашынуы чагылган гаилә гәзитен тәкъдим итте. Визиткалар конкурсы чагу презентацияләр белән үтте. Аннары конкурсантларга кулланма сәнгать, музыкаль бизәлеш элементларын һәм костюмнар кулланып үзләренең гаилә традицияләре турында сөйләргә кирәк иде. Көярмәннәр конкурсы да бик тамашалы үтте, алар девизлар, плакатлар, барабаннар ярдәмендә, кычкырып, катнашучыларга көч биреп торды.
Балалар конкурсында балалар үзләренең иҗади һәм спорт мавыгуларын күрсәтте.
Конкурс барышында гаиләләр үзләренең тату һәм позитик булуларын раслады. Район хакимиятенең муниципаль хезмәт һәм кадрлар эше бүлеге начальнигы Татьяна Әдиятуллина, Куян авыл балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Армянинова һәм «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Татьяна Сайгина составындагы жюри конкурста катнашучыларның сәләтләрен, оригинальлекләрен һәм тапкырлыкларын бәяләп, «Молодая семья-2018» конкурсының җиңүчесен билгеләде: гран-прига Кунакбаевлар гаиләсе лаек булды.
Кунакбаевларга конкурста катнашырга тәкъдим иткәч, алар шатланып риза булган. Бик озак, тырышып әзерләнгәннәр. Әзерләнүләренең беренче көненнән алып бары тик җиңү турында гына хыялланганнар. Балалары гына тиз арыган, чөнки алар әлегә бәләкәйләр, олысына – 3 яшь, кечесенә бары 9 гына ай. Шулай да алар барысына да түзгән.
Вариннар гаиләсе супер гаилә исемен алды. “Традицияләрне саклаучы гаилә” номинациясендә Казихановлар гаиләсе җиңде. Ценевлар “Иң артист гаилә” дип танылды, ә Каныкбековлар тамашачылар сөюен яулады.
Әйткәндәй, Каныкбековларга гаилә башлыгыннан башка чыгыш ясарга туры килде: Сергей вахтадан кайтып өлгермәгән. Әмма аларга бу чыгыш ясарга бер дә комачауламаган – ярдәмгә Шушнур авыл советы авыл биләмәсенең яшьләр эшләре буенча белгече Инзилә Фаизова килгән. Алар визитканы барысы бергә күрсәтте.
- Сценарийны балалар уйлады, - дип сөйли Олеся Каныбекова. – Безнең кызлар бии, шигырьләр һәм әкиятләр уйлап чыгара.
- Без конкурска озак әзерләндек, - ди кызларның иң кечесе Эльза. – Бию әзерләдек, стенгазета чыгардык, киемнәр сайладык.
- Мондый конкурс бездә традициягә әверелде. Гаиләләргә конкурста катнашканнары, тырышлыклары һәм яхшы кәеф бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәт. Киләсе елда конкурста катнашучылар тагын да күбрәк булыр дип ышанабыз, - дип сөйләде яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Евгений Бармов.
Читайте нас: