Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 ноябрь 2018, 16:16

Гөлсем Галиева алтын «Акчарлак»ка дәгъва итә

Үзәк район мәдәният йорты солисты Гөлсем Галиева «Алтын тавышка - алтын «Акчарлак» конкурсы финалистлары исәбенә керде. Ә конкурсның җиңүчесе киләсе елның 12 гыйнварында Казан шәһәрендә билгеләнәчәк.

Үзәк район мәдәният йорты солисты Гөлсем Галиева «Алтын тавышка - алтын «Акчарлак» конкурсы финалистлары исәбенә керде. Ә конкурсның җиңүчесе киләсе елның 12 гыйнварында Казан шәһәрендә билгеләнәчәк.
Агымдагы ел башында «Акчарлак» гәзите (Татарстан Республикасы) җырчы Габделфат Сафин булышлыгында «Алтын тавышка - алтын «Акчарлак» конкурсын игълан итте. Анда 40 яшьтән өлкән җыр сөючеләр катнаша ала. «Конкурс еллар үтеп киткәнен сизми дә калган, ә тавышының матурлыгын һәм көчен күрсәтергә теләгән кешеләр өчен», - дип аңлата гәзит. Һәм үзенең адресына җыр язмасын җибәрүләрен сораган. Нәтиҗәдә, конкурска 500гә якын кеше үзләренең язмаларын җибәргән.
Һәр җибәрелгән язманы Габделфат Сафин үзе тыңлаган. Ул тавышның көченә, башкару матурлыгына таянып кына икенче турга үтәчәк җырларны сайлаган. Бер интервьюда сөйләвенчә, җырчыга сайлап алу туры бик авыр бирелгән – искиткеч матур тавышка ия булган бик күп кешеләр үзләренең эшләрен җибәргән. Әмма нәтиҗәдә һәр төбәк өчен (Казан, Арча, Яр Чаллы) икенче турда катнашучылар билгеләнгән, һәм аларга бары 58 кеше кергән.
- Мин дә әлеге конкурс турында ишеттем һәм җырым язылган дискны җибәрергә булдым. Ноябрьдә миңа шылтыратып, Яр Чаллыда икенче турда катнашырга чакыргач, нык шатландым. Безне анда бик җылы каршы алдылар. Гәрчә конкурс ресторанда үтсә дә, дулкынландырды. Без җылы, дустанә атмосферада чыгыш ясадык, әмма шул ук вакытта безне жюри бәяләде, аның составында Габделфат Сафин үзе дә бар иде, - дип сөйли Гөлсем апа.
Гөлсем Галиева үзен кулга алалган һәм тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясаган. Үзе сөйләвенчә, көндәшлек бик югары булган: бер-бер артлы моңлы хатын-кыз, көчле ир-ат тавышлары яңгыраган.
Икенче тур йомгаклары буенча аны 12 гыйнварда Казанда Тинчурин исемендәге театрда үтәчәк конкурсның финал этабында чыгыш ясарга чакырулары билгеле булган. Ә җиңүчегә бык кызыклы бүләк – алтыннан эшләнгән акчарлак статуэткасы булачак. Конкурс юкка гына «Алтын тавышка — алтын Акчарлак» дип аталмаган бит.
Читайте нас: