Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 декабрь 2018, 16:40

Яңа Каенлыкта мәдәният йортын ачтылар

Узган җомгада Яңа Каенлык авылы халкы берьюы ике бәйрәмдә катнашты. Реконструкцияләгәннән соң, күп функцияле авыл мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Биредә үк Аналар көненә багышланган район бәйрәме үтте.

Узган җомгада Яңа Каенлык авылы халкы берьюы ике бәйрәмдә катнашты. Реконструкцияләгәннән соң, күп функцияле авыл мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Биредә үк Аналар көненә багышланган район бәйрәме үтте.
Мәдәният йорты «Бердәм Русия» сәяси партиясенең «Кече туган илемнең мәдәнияте» проекты кысасында «Җирле мәдәният йорты» юнәлеше буенча реконструкцияләнде. Реконструкция барышында барысы да: сәхнә, тамашачылар залы, фойе, модельле китапханә, репетицияләр бүлмәләре яңартылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре өчен методик кабинет бизәлде. Тренажерлар залы, хореография сыйныфы, балалар һәм яшьләр өчен ял зонасы җиһазландырылды; сәхнә тулысынча яңартылды; яңа җиһазлар, мебель, спорт инвентаре, музыкаль аппаратура сатып алынды. Районның башкорт мәдәнияте үзәгенең эш шартлары яхшыртылды. Нәтиҗәдә авыл халкы бөтенләй яңартылган, төзекләндерелгән мәдәният йортлы булды.
Бәйрәмдә билгеләнүенчә, бу ял итүнең яңа формаларын булдыру, халыкны хезмәтләндерү зонасын киңәйтү, сыйфатлы хезмәтләр күрсәтү, иҗат коллективларына эшләр өчен уңай шартлар тудыру мөмкинлеге бирәчәк.
Бәйрәмдә катнашучыларны район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов котлады. Ул халык иҗатын саклау, ата-бабаларыбызның үзенчәлекле мәдәниятен үстерү районда милли-мәдәни сәясәтнең мөһим юнәлеше булып торуын билгеләде. Рухи бердәмлекне ныгытуга, яшьләрне гражданлык җаваплылыгы рухында тәрбияләүгә, туган як тарихына һәм мәдәниятенә сакчыл караш, төрле милләт һәм конфессияләр вәкилләренә хөрмәт тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.
Олег Дәбирович БР Хөкүмәтенә һәм БР Мәдәният министрлыгына, «Бердәм Русия» Бөтенрусия сәяси партиясенә, шулай ук подрядчылар – шәхси эшкуар Клятышевка һәм «Краснокамстройзаказчик» коллективына күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерде.
Олег Гыйльфанов шулай ук районның барлык хатын-кызларын да Аналар көне белән котлады һәм аларга ныклы тазалык һәм иминлек теләде.
Мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев раславынча, бүгенгә республикада 66 күп функцияле мәдәният йорты бар һәм аларның өчесе - Краснокама районында. Ранис Рәисович Яңа Каенлык күп функцияле мәдәният йортына 67нче санлы сертификат тапшырды. Ул районның үзешчән сәнгать коллективларының республика мәдәниятен үстерүдәге ролен югары бәяләде һәм социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаевага һәм Яңа Каенлык күп функцияле мәдәният йортының художество җитәкчесе Ралина Мохасимовага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәмдә катнашучыларны шулай ук муниципаль район советы рәисе урынбасары, «Бердәм Русия» партиясе фракциясе әгъзасы Юрий Гәрәев котлады.
Мәдәният йорты сәхнәсенә Яңа Каенлык авыл биләмәсеннән Мәүгидә һәм Әбүдәр Фәршатовлар чакырылды. Алар биш бала карап үстергән, һәм быел бергә яшәүләренең 60 еллыгын билгели.
Индус Бәхтиев – районда билгеле шәхес. Ул озак еллар районның иң зур һәм алдынгы колхозы белән җиткәчелек итте. Ләкин бүгенге бәйрәмгә ул икенче уңайдан чакырылган. Быел аларның Флүзә Җиһановна белән бәхетле гаилә коруларына 55 ел тулган. Тормыш иптәше белән алар сигез бала тәрбияләп үстерде.
Шушнур авыл биләмәсеннән Люция һәм Фәнис Фәрхәтшиннар да биш бала тәрбияләгән. Быел аларның алтын туйлары – бергә гомер итүләренең 50 еллыгы.
Әлеге парларны алтын, изумруд һәм бриллиант туйлары белән котлап, Олег Гыйльфанов район хакимияте исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Луиза Кадыйрова һәм Лилия Солтанова муниципаль районы депутаты, районның РФ Пенсия фонды идарәсе начальнигы Руслан Гарипов кулыннан район хакимиятенең Рәхмәт хатларын һәм ана капиталы сертификатларын алды.
Безнең районда ел саен 300дән артык бала туа. Быел Оксана Ипаева гаиләсендә туган бала 200нче булган. Оксана Александровнага шулай ук Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк һәм чәчкәләр гөлләмәсе тапшырылды.
Сәхнәгә дүрт һәм биш бала тәрбияләүче аналар: «Раздолье» хуҗалыгыннан бозау караучы Зинаида Петрова, «Колос» җәмгыятеннән машина белән сыер савучы Ирина Александрова, Куян урта мәктәбенең физкультура укытучысы Светлана Ислибаева, хуҗабикә Гөлнара Хәмитова, пенсионерлар Глүсә Солтанова, Евстолия Ильтубаева, Ольга Шәйдуллина и Роза Кутлубаевалар чакырылды. Район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева аларга Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар тапшырды.
«Бердәм Русия» партиясенең район башкарма комитеты җитәкчесе Альбина Минәҗева «Краснокамстройзаказчик» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре Луиза Галимова һәм Светлана Галикәеваны, мәдәният бүлеге начальнигы Эльвира Махатаеваны, Яңа Каенлык күп функцияле мәдәният йортының художество җитәкчесе Ралина Мохасимованы, үзәк район мәдәният йорты директоры һәм әйдәүче методисты Рамил Лотфуллин һәм Ләйлә Хаҗиеваны партиянең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Шулай ук өч бала тәрбияләүче аналар – Иске Янъегет урта мәктәбе директоры Гөлшат Сәгадиева, Яңа Бөртек мәктәбе укытучысы Айгөл Хафизова, Яңа Хаҗидан китапханәче Филария Хәбибуллина, «Нур» хуҗалыгыннан бозау караучы Валентина Вердян, Куяннан хат ташучы Хатирә Гаррапова, «Маяк» агрофирмасы» бухгалтеры Кәүсәрия Каламова һәм хуҗабикә Лилия Патыршиналар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Бүләкләнүчеләр арасында – төрле һөнәр ияләре һәм төрле яшьтәше ханымнар. Әмма аларны бер тылсымлы «әни» сүзе берләштерә. Алар – Саузбаш мәктәбе директоры Флүрә Талипова, үзәк район дәваханәсенең баш табибы урынбасары Гөлнара Гобәйдуллина, шәфкать туташлары Гөлфәрия Газизова һәм Илбира Калимшина, пенсионер Әлфирә Мусина, Әшит фельдшер-акушерлык пункты мөдире Люзия Шәгалиева, Яңа Кабан һәм Мәнәк мәктәпләре укытучылары Линара Сәлимова һәм Клара Сәлиева.
Никольск мәктәбе мөдире Галина Дмитриева, Яңа Нугай һәм Иске Мошты мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары Гөлназ Акмалтдинова һәм Илгизә Әхтәмова, мәгариф бүлеге методисты Людмила Галәкбәрова, Саузбаш авыл биләмәсе хакимияте белгече Фәйрүзә Жданова, пенсионер Валентина Стройкина, «Ремжилстрой» җәмгыяте һәм Яңа Нугай авыл биләмәсе хакимияте җыештыручылары Ирина Демьянова һәм Фәния Исламова Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар алды.
Бәйрәмдә катнашучыларны шулай ук муниципаль район депутаты Рөстәм Әхтәмов һәм районның хатын-кызлар советы рәисе Татьяна Әдиятуллина котладылар.
Башкортстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсем Галиева, Ринат Салихҗанов һәм Гөлчәчәк Йосыпованың чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Шулай ук районда билгеле булган үзешчән сәнгать осталары: Яңа Каенлык авыл мәдәният йортының «Ядкарь» үрнәкле курайчылар ансамбле, «Энҗе» үрнәкле бию ансамбле, «Тургай», «Элегия», «Яндар йук» һәм «Яшьлек моңнары» халык вокаль ансамбльләре, «Бәйрәм», «Талисман» һәм «Жемчужина» үрнәкле бию ансамбльләре, «Ак калфак» фольклор коллективы, «Гармония» үрнәкле вокаль ансамбле һәм «Сюрприз» бию ансамбле чыгыш ясады.
Читайте нас: