Яңа Актанышбаш авылы китапханәсенең тарихы ызбачтан, ягъни ерак револяциядән соңгы елларда ачылган уку йортыннан башлана. Һәм әйтергә кирәк, ул авыл кешеләре өчен һәрчак мәдәният учагы, мәгариф үзәге булган. Китапханәчеләреннән дә уңган ул. Мәсәлән, озак еллар китапханә мөдире булып эшләгән Рәмзия Сәлимовага «БАССРның атказанган мәдәният хезмәктәре» мактаулы исеме бирлегән. Аннары «китаплар иле» белән Иниза Вәлиева җитәкчелек иткән.
Болар хакында хәзерге китапханәче Илиза Маннапова төзегән «Минем туган җирем» дип аталган альбом сөйли. Анда авылның нигез салынганннан башлап бүгенгә кадәрге тарихы суртләнә. Авыл хуҗалыгын күмәкләштерү вакытына, Бөек Ватан сугышы елларына һәм ягыбыз тарихының башка чорларына багышланган бүлекләр урын алган альбомда. Тагын да мәктәп, клуб, китапханә кебек мәдәният учреждениеләренең тарихы чагылыш тапкан. Китапханәгә беренче тапкыр килүчеләргә иң беренче нәкъ шушы альбомны күрсәтәләр.
- Мин аны татар телендә әзерли башлаган идем. Әмма аны барысы да аңлап бетерми, аеруча яшьләргә авыррак. Шуңа да мәдәният йорты мөдире Динара Арслангәрәева белән текстларны русчага тәрҗемә итәргә кирәк дигән карарга килдек, - дип сөйли Илиза Гыйлем кызы. – Мәгълүмат туплаганда авыл халкы зур ярдәм күрсәтте.
Китапханә һәм мәдәният йорты бер түбә астында урнашканнар, шуңа күрә байтак чараларны биредә бергә әзерлиләр һәм үткәрәләр.
Илиза Маннапова китапханәче булып 2007 елдан алып эшли. Ә китапханәгә аны урау юллар алып килгән. Тумышы белән Яңа Моштыныкы. Туган авылында тугыз сыйныф укый, урта белемне Редькино авылы мәктәбендә ала. Китапханәче булырмын дип башына да китерми ул. Мәктәптән соң романтика эзләп ике ахирәте белән ерак Ленинградка китәләр һәм «Скороход» аяк киеме берләшмәсенә тегүче-мотористкалар курсына урнашалар. Ләкин Илиза анда бик нык сагына һәм бер атнадан туган авылына кайта. Биредә ахирәте Маргаританың Нефтекамага училищега китәргә җыенуын белеп ала һәм аңа кушылырга була. Ахирәте кранчыга укырга керә, ә Илиза токарь һөнәрен сайлый.
Автозаводта өч ел эшләгәннән соң, яшь белгеч туган авылына кайта. «1 Май» колхозында аңа сөенәләр генә, әлбәттә.
- Шушнур гаражында булачак тормыш иптәшем Рәмзит Маннапов белән таныштык. Ул да токарь булып эшләгән. Сигез айдан соң өйләнештек, - дип искә ала Илиза Гыйлем кызы. – Рәмзит үзенең гаиләдә кече малай икәнлеген һәм безгә аның әти-әнисе белән яшәргә туры киләчәген баштан ук искәртеп куйды.
Илизаның каенанасы гади генә хатын түгел: Бөек Ватан сугышы ветераны, җиде бала анасы була ул. Сәлимә Эюп кызы каты һәм тәвәккәл була, әмма килен белән бер түбә астында 28 ел буе килешеп яшәргә бу бер дә комачауламый. Яшь гаиләдә кыз һәм ул тулгач, Сәлимә Әюп кызы үзен тулысынча оныклар үстерүгә багышлый.
- Әгәр дә ул булмаса, без рәхәтләнеп эшли дә алмас идек. Ирем белән иртән балалар өчен борчылмыйча тыныч кына эшкә киттек. Рәмзиткә «Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы эшчесе» дигән югары исем бирелүдә каенанамның да өлеше зур, - дип сөйли Илиза Гыйлем кызы. – Тагын да зур кирпеч йорт салып чыктык.
Илиза ханым үзе колхозның комсомол оешмасы секретаре булып та, балалар бакчасында пешекче ярдәмчесе булып та эшли.
- Китапханәче Иниза апа лаеклы ялга китәргә җыена. Синнән яхшы китапханәче чыгар дип ышанам, дип белдерде берчак Шушнур авыл биләмәсенең ул чактагы башлыгы Айрат Мортазин. Бу сүзләр мине уйланырга мәҗбүр иттеләр. Каенанамны, иремне, балаларымны, ике сыерымны калдырып Уфа китапханә техникумына имтиханнар тапшырырга киттем, - дип бүген көлеп искә ала Илиза Гыйлем кызы.
Ә ул чакта бер дә көләсе килми. Аның кыюлыгына шаккатасы гына кала, чөнки бу вакытка 42се тулып узган була. Килеп чыкмас, дип ышанмаучылар да була.
Беренче курсны тәмамлагач, Илиза Гыйлем кызын китапханәгә эшкә алалар, һәм аңа уку җиңелрәк бирелә башлый. Ә өч елдан соң, 45 яшендә, Илиза Маннапова диплом ала. Вакытында дөрес киңәш биргәне өчен бүген ул Айрату Миркаләм улына зур рәхмәтле.
Әлеге вакытта китапханәнең китап фонды 16 мең томнан тора. Кызганычка каршы, урын җитмәүлектән аларның яртысы гына тезелгән. Калганы саклагычта тора. Бу, әлбәттә, көндәлек эштә зур авырлыклар тудыра.
Китапханә хезмәтләреннән 800дән артык кеше файдалана. Алар арасында балалар да, яшьләр дә, пенсионерлар да бар. Студентлар бик күп. Фәнис Гыйляев, Физәлия Фәйзуллина һәм Риф Гыйльметов – иң актив укучылар.
- Риф Гыйльмәтов тарихи китапларны укып чыкты инде, хәзер детективларга күчте, - дип сөйли китапханәче.
Ул шигырьләр дә яза. Илиза Гыйлем кызы аның шигырьләреннән альбом төзегән һәм аңа авторның 30дан артык иҗат җимеше кергән. Марат Садыйковның шигырьләреннән дә альбом төзегәннәр. Ә Нурия Галиева шигырьләрен җыентык итеп чыгарган. Китап укучылар арасында иҗат белән шөгыльләнүчеләр күп кенә, һәм Илиза Гыйлем кызы аларга булышырга тырыша. Риф Гыйльмәтов хатыны Асия белән һәм Марат Садыйков хатыны Рәйфә белән, Рәшит Нуршаев һәм Гузәлия, Сагирә Хисмәтуллина, Рәйсә Каюмова да үткәрелгән чараларда актив катнашалар. Ә чаралар биредә даими уздырыла. Һәр бәйрәмгә йә тематик кичә, йә кызыклы очрашу оештыралар. Һәр чарага китап күргәзмәсе дә әзерлиләр. Чараларның күбесен мәдәният йорты, ветераннар оешмасы, мәктәп коллективы белән берлектә әзерлиләр.
Бүген китапханә – мәдәни-ял итү, белем бирү һәм мәгълүмат үзәге ул.