Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 декабрь 2018, 17:11

Ринат Салихҗанов «Инстаграм»да нәрсәгә ишарә итә?

Район мәдәният йорты солисты Ринат Салихҗанов «Башкорт йыры – 2018» телевизион конкурсында өченче дәрәҗә лауреат дипломын алды.

«Башкорт йыры» конкурсы республикада гына түгел, аннан читтә дә яхшы билгеле. Ул җиденче ел рәттән үткәрелә һәм шул вакыт эчендә проектта барлыгы 500дән артык вокалчы катнашкан. Быел конкурста катнашуга 50 кеше заявка җибәргән, финалга яртысыннан күбрәге чыккан. 18-40 яшьлек һөнәри һәм һәвәскәр җырчылар республикабызның терле почмакларыннан килгән. Артта аларның башкорт халык, эстрада һәм ретро җырлары жанрлары буенча бүленгән өч этабы артта калган. Тавыш бирү bash.news сайтында барды. Җиңүчеләрне танылган композиторлар сайлаган.
Узган шимбәдә «Башкортостан» Дәүләт концерт залында «Башкорт йыры – 2018» телевизион конкурсы финалистчылары һәм лауреатлары, шулай ук Башкортстан һәм Татарстанның популяр башкаручылары һәм эстрада йолдызлары катнашлыгында гала-концерт булды.
«Башкорт Йыры-2018» телевизион конкурсының гала-концерты тәмамланды да. Мин 3 дәрәҗә лауреаты булдым, һәм, дусларым, бүген сезгә рәхмәтемне белдерәм. Минем өчен тавыш биргән, 6 ай буена минем белән кызыксынган һәм миңа булышлык күрсәткән һәркемгә рәхмәтлемен. Һәм, әлбәттә, педагогым Альбина Мансуровага, шулай ук минем иҗади башлангычларыма булышлык иткән үземнең директорым Рамил Лотфуллинга һәм мәдәният бүлеге начальнигы Эльвира Махатаевага зур рәхмәт, - дип тәэссоратлары белән уртаклашкан Ринат үзенең «Инстаграм»дагы битендә, һәм азакта серле итеп кенә болай дип өстәп куйган: «Башкорт Йыры»нда бик зур иҗат кешесе белән күңелле очрашу булды, һәм, Алла бирсә, тиздән ул үзен белдерер дип өмет итәм.
Башта шунда ук: «Бу нәрсәне аңлата микән? Әллә бездән китәргә җыенды микән?», - дигән сорау туа. Хәер, икенче яктан «Зур кораблар зур суда йөзсен».
Иске күркәм традиция буенча әлеше шоуның телеверсиясен 31 декабрьдә кич Башкортстан юлдаш телевидениесендә күрергә мөмкин.
Читайте нас: