Татьяна Манякина – Николо-Березовкада һәм аннан читтә дә билгеле кеше. Ул - район китапханәсенең даими укучысы, «Березовка осталары» хатын-кызлар клубы, «Поэтический Нефтекамск» әдәби берләшмәсе әгъзасы. Күптән түгел район китапханәсенең укучылар залында «Гаилә һәм ата-балаларыбыз эзләре буенча тамырларыбыз» дип аталган тематик кичә үтте.
Шагыйрә бу кичне үзенең кече туган иле – Нуриман районы турында сөйләде. Аның табигый һәйкәлләре – «Кызыл чишмә», Павловка сусаклагычы, Үпкәнле күле, Сәрүә күле чишмәсе белән таныштырды.
Аннары Татьяна Манякина үзенең нәсел агачы, ата-бабалары турында бәян итте. Аның тамырлары Украинаның Сумск һәм Чернигов өлкәләренә, казаклар нәселенә барып тоташа икән. Ул урманчылар гаиләсендә туа һәм үзе дә Урал урман техник институтының урман хуҗалыгы факультетын тәмамлый.
Икенче яртысын – Василий Андреевичны да биредә очрата. Алар башта Уфада яши, шул чакта балалары Катюша һәм Артем туа. 1983 елда Манякиннар Николо-Березовкага күченеп килә. Кызлары - модельер-конструктор, уллары нефтьче һөнәрләрен үзләштерә. Үзләренең гаиләләре бар, балалар үстерәләр.
- Соңгы елларда кешеләр үзләренең кече туган иленең тарихына гына түгел, нәсел тамырларына да ешрак игътибар итә башлады. Ата-бабаларыңның кем булуын, аларның нинди булуларын, нәрсә белән шөгыльләнүләрен, үзләреннән соң нинди эз калдыруларын белүе кызыклы. Өлкән буын кешеләре бездән китә, безгә алардан уртак туганнарыбыз, якыннарыбыз, алар яшәгән чор турында сорашып калырга кирәк, - диде шагыйрә.
Ул шулай ук үзе язган шигырьләрен дә укып ишеттерде. Татьяна Георгиевна шигырьләренә Уфа композиторы Артур Булатов башкаруындагы җырлар яңгырады. Кичә Николай Хохряков, Адель Кокоринның музыкаль номерлары белән дәвам итте.
Тематик кичәгә Татьяна Манякинаның кызы Екатерина, оныгы Карина һәм тормыш иптәше Василий Андреевич та килде. Залда Манякиннар гаиләсенең кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Бу гаилә мавыгуы буыннан-буынга күчеп килә. Татьяна Георгиевна гаилә ядкарен - әнисенең әнисе үзе суккан киндер тукыманы күрсәтте.
Манякиннар гаиләсенең мавыгулары бик күп, алар кул эшләре, чәчкә үстерү, китап уку белән шөгыльләнә, табигатьне ярата.
- Миңа шигырьләр үзеннән-үзе килә. Чигәләргә сугып, кәгазь битенә язуымны сорыйлар, ә соңыннан кайда да булса – гәзиттә, китапта, журналда – басылганнан соң, кайвакыт җырга әйләнеп, үз тормышлары белән яши башлыйлар,, - диде Татьяна Манякина.