Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 декабрь 2018, 13:49

Нәсел җепләрен барлыйм

Гафаровлар нәселенә багышланган шәҗәрә бәйрәме.

Үткәнеңне белми торып, киләчәкне төзеп булмый. Элек-электән халкыбыз җиде буын ата-бабасын, нәселен белергә, өйрәнергә омтылган, нәсел агачын төзүне һәркем үзенең бурычы итеп санаган.
Буыннар арасындагы элемтәне саклап калу максатында шәҗәрә бәйрәмнәре бүгенге көннәрдә дә үткәрелә. Күптән түгел, ягъни 1 декабрьдә, Яңа Хаҗи авылы китапханәсендә “Нәсел җепләрен барлыйм” дип исемләнгән бик матур кичә узды, һәм ул күпсанлы авылдашларны җыйды.
Үзәкнең фойесында авыл осталарының кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Кунаклар игътибарына чигелгән сөлгеләр, ыргак белән бәйләнгән кофталар, шәлләр, сувенирлар тәкъдим ителде. Авылдашларыбыз Әнисә Йомакаева, Алсу Таһирова, Резидә Хәбибуллиналарның күңел җылысын, күз нурын салып башкарган эшләре-татар хатын-кызларының искиткеч югары зәвыкка ия булуларының ачык чагылышы.
“Шәҗәрә - ыру тарихы”- дигән китап күргәзмәсендә авылыбыз тарихына багышланган альбомнар, узган елларда үткәрелгән нәсел агачлары куелды.
Кичәнең төп өлешендә Гафаровларның нәсел җепләре барланды. Бәйрәм сәхнәләштерелгән тамаша- башкорт халкының “Җиде кыз” биюе белән башланып китте. Авылыбыз тарихы белән ветеран укытучы Фирдәвис Вара улы Әмиров таныштырды һәм шәҗәрә бәйрәменең ачкычын Гафаровлар нәселенең җиденче буын вәкиле Динисламга тапшырды.
Авылыбыз үзенең бар яклап та үрнәк булырлык, җитеш, мул тормышта яшәүче күркәм гаиләләре белән дан тота. Закуан һәм Флүрә Гафаровлар-әнә шундый гаиләләрнең берсе. Алар дүрт балага гомер бүләк итә. Бүгенгесе көнне һәрберсенең ул, кызлары, оныклары бар. Гафаровлар барысы да авыл җирендә яши. Ата-бабаларыбыз төяк иткән изге җиребезне ямьләп, данлап эшлиләр.
Нәселнең фамилиясе, исемнәренең мәгънәсе, җиде буын бабаларының нәсел агачы белән оныклары Рәмзилә таныштырды. Һәр гаиләдә буыннан-буынга тапшырыла торган истәлекле, кадерле әйберләр була. Болар- гаилә ядкарьләре. Гасырлардан гасырларга, кулдан кулга тапшырылып килсә дә, алар һич асылын югалтмый. Киресенчә, вакыт арбасы алга тәгәрәгән саен, аларның рухи кыйммәте дә үсә. Кичәнең “Әбиемнең сандык серләре” – дигән өлешендә Рәмзилә әбиләре Флүрә чиккән сөлге, ашъяулыкларны тарихи истәлекләр булып сакланганын күрсәтте. Изге Көръән китабы, гармун, бабаларының тырышып хезмәт куеп алган медальләре, май канаты да гаилә ядкаре булып урын алган сандыкта. Бабалары Закуан бик моңлы, изге күңелле, оста гармунчы, үзе уйнап үзе җырларга ярата иде.Сәләте, аллага шөкер, өзелмичә улы Юристә дәвам итә. Юрис авылдашларына әтисеннән отып калган, әлегәчә онытылмый, күңеле түрендә йөрткән халкыбыз көйләрен уйнап ишеттерде. Бабасының изге мирасы-канат бәйләүне оныклары Динислам өйрәнгән.Ул үзенең чыгышында бабасы белән горурлануын, ничек итеп канат бәйләргә өйрәнүе турында сөйләде. Тамашачыларны канат бәйләргә, шуның белән онытылган йолаларыбызны саклап калырга чакырды.
Гафаровлар нәселе турындагы истәлекләре белән киленнәре Гөлназ Гафарова уртаклашты. Гөлназ-Куян мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.
Иҗади шәхес, кайгыртучан ана, шигъри җанлы кеше. Гөлназның сөйләгәннәре килгән кунакларны уйланырга мәҗбүр иткәндер, мөгаен.
“Килен булып төшкәч, иң элек шуңа игътибар иттем: гаиләдә тәртип, һәркемнең үз урыны. Әткәй һәрчак ниниди дә булса эш белән мәшгуль, аз сүзле. Әнкәй тыныч,сабыр. Бүрәнәнең бер башыннан әткәй тотса, икенче ягыннан әнкәй тотты. Әткәй печәндә мижа ярып төшеп китсә, артыннан чалгысын алып, әнкәй төште. Гел бергә эшләделәр, ләкин бер-берсенә авыр сүз әйтү түгел, усал караш та ташламадылар. Мин аларның беркайчан да әрләшкәннәрен ишетмәдем. Гомумән, талаш, кычкырыш, бер-береңнең дәрәҗәсен төшерү, кимсетү- бу гаиләгә ят нәрсә. “Әтиең нәрсә әйтер? Әниең нәрсә әйтер?” Һәрчак шулай “без” дип яшәде алар. Тату яшәүләренең сере дә шунда булгандыр. Хәзер яшьләрдән күбрәк “Мин болай итәм, мин тегеләй итәм” дигәнне ишетәм. Әнә шул “мин”нең артык зураеп китүе гаиләләрнең таркалуына китерәдер, минемчә. Гаилә бит ул “без” дигәнне ярата.
Алга таба әнкәйнең сабырлыгы турында әйтеп китәсем килә. Килен-кияләүренә тел-теш тидерми, артык сүз сөйләми торган миһербанлы кеше ул. Үги анасын да түр башыннан төшерми өф итеп карады.
Юмартлык, хезмәт сөючәнлек, кешелеклелек- бу нәселнең асыл сыйфатыдыр, мөгаен. Безнең туйда авылдашыбыз Җинан абый әйткән сүзләр әле дә колак төбендә “Әти-әниләрегезгә лаеклы булыгыз!”-дигән иде ул. Безнең балаларыбызга, оныкларыбызга карап, сез дә, хөрмәтле авылдашлар, шулай дип әйтә алсагыз икән, дигән теләктә калам!
Шәҗәрә агачын төзүнең максаты нәселдән күренекле кешеләр эзләү, бабаларыбыз яшәгән еллар чиген күрсәтү түгел, ә нәселне нәсел иткән күркәм кешелеклелек сыйфатларын барлау, аларны үзебездә булдыру, балаларыбызга мирас итү, минемчә”. Бу сүзләр белән авылдашларыбызның һәркайсысы килешкәненә иманым камил.
Гөлназ үзенең кайнатасы Закуан Гафаровка багышлап язган поэмасын укып ишеттергәндә, залда тынлык хөкем сөрде. Мөгаен, һәркемнең күз алдыннан авылның иң абруйлы аксакалы Закуанның исән чагында башкарган изге эш-гамәлләре узгандыр. Нәселнең җиденче буын вәкиле Динисламның “Безнең гаилә - төш кенә” дигән шаян шигыре күңелләрне күтәреп җибәрде.
Нәсел җепләре Гафаровларныкына барып тоташкан Рәүдәнә апа белән тормыш иптәше Ринатның әтиләр турындагы җыры кунакларны әсир итте.
Авылыбыз сандугачлары Римма Закирова, Айнура Султанова, Ләйсән Шәйдуллина,Рузана Гараева башкарган җырлар, Алсу Таһированың биюе, нәфис сүз осталары Рәмзилә Хәбибуллина, Илназ Идрисовларның чыгышлары тамашачыларның күңеленә хуш килде,көчле алкышларга күмелде.
Авылның имам-хатыйбы Рәфит Закиров кунакларны бәйрәм белән котлады,үзенең изге теләкләрен җиткерде.Мондый чараларның мәчетләрдә дә уздырылганын һәм аларның тәрбияви әһәмиятен билгеләде.
Авылдашларны һәм туганнарны бергә җыйган бәйрәм бер тында узып та китте. Нәселнең алтынчы буын вәкиле Вадим Гафаров бәйрәмне оештыручыларга, аеруча Закуан Гафаровның кызы Филәрия Хәбибуллинага, килгән кунакларга чын күңелдән рәхмәт сүзләрен белдерде.
Читайте нас: