Яңа Каенлык халкы һәрвакытта да үзенең белемгә омтылышы белән аерылып торды. Шуңа күрә 1857 елда биредә мәдрәсә эшли башлавы да гаҗәеп түгел. Анда ир-атлар гына укыган, ә хатын-кызларны абыстайлар укыткан.
Революциядән соң, 1918 елда, биш ел укыта торган Яңа Каенлык мөселманнар гомуми белем бирү мәктәбенә нигез салына. 1924 елда совет властена каршы булучылар мәктәпкә ут төртә, әмма укытучыларны халык өчен кирәк дип санаган эшләреннән баш тартырга мәҗбүр итә, халыкта белемгә омтылышларын сындыра алмыйлар. Дәресләр крестьяннарның өйләрендә алып барыла башлый. Һәм өч ел үтүгә яңа мәктәп бинасы үз ишекләрен ача. Тагын биш елдан соң икенче корпусы төзелә.
Укытучыларның героик хезмәте һәм ата-аналарның, балаларның ныкышмалылыгы аркасында мәктәп хәтта иң авыр Бөек Ватан сугышы елларында да эшли. Барлык ир-ат укытучыларны фронтка алалар, аларны кичәге мәктәпне тәмамлаучылар алыштыра.
Мәктәп директоры Закир Локмановның 1942 елның 6 февралендә язган боерыгы бик кызыклы: «Армиягә чакырылу сәбәпле, директор вазифаларын завуч Сәүбән Кәүсәровка тапшырам». Төгәл бер айдан аны да сугышка алалар. Директор вазифаларын ул шулай ук завуч Гамилә Нургалиевага тапшырган.
Укытучылар Сабур Мөхәммәдьяров, Мозахетдин Галимов, Рамазан Саматов, Закир Локманов, Файзелгаян Әсләхов Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәтеп, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр.
Бүген мәктәп коллективы немец-фашист илбасараларына каршы көрәштә батырлыклар күрсәткән үзенең чыгарылыш укучылары белән горурлана. Яңакаенлыклылар Советлар Союзы Герое Шәриф Сөләйманов белән икеләтә горурлана.
1964 елда герой-якташ исеме - мәктәпнең пионер оешмасына, ә 2003 елда мәктәпнең үзенә дә бирелә. Мәктәп стенасына беркетелгән мемориаль такта да шул турыда сөйли.
Яңа Каенлык мәктәбен тәмамлаган БР атказанган укытучысы, СССР мәгариф отличнигы Нәсыйх Мортазин, РБ атказанган укытучысы, РФ халык мәгарифе отличнигы Лүзә Вәлиева, РФ Мәгариф министрлыгы Почет грамотасы белән бүләкләнгән Илдус Зарипов, БР мәгариф отличниклары Ильмира Ильясова һәм Венера Халфина үзләренең укытучылары үрнәгендә тормышларын үсеп килүче буынга белеем һәм тәрбия бирүгә багышладылар.
БР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Индус Бәхтиев, Мәхмүтҗан Идрисов, Абудәис Каламов, Рәзиф Гыйльмуллин, БР атказанган механизаторы Индус Гаянов, БР атказанган нефтьчесе, РФ почетлы нефтехимигы Мәкъсүт Госманов, РФ һәм БР атказанган табибы Рамил Мәгафуров, БР атказанган юристы Галинур Локманов, БР атказанган икътисадчысы Франс Сәрвәров, БР атказанган артисты Римма Дашкина (Фарвазева), РФ почетлы торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре Әнүрик Ханов, РФ почетлы төзүчесе Фәгыйм Гыйльфанов, «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» 2 дәрәҗә ордены кавалеры Валерий Закиров, өлкән яшьтәгеләр арасында гер спорты буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы булган Тимерхан Камильянов һәм башкалар үзләрен кече туган иленең чын ватанпәрвәрләре итеп күрсәтте.
Мәктәп үзенең 100 еллыгын яңартылган бинада каршы ала. Былтыр Җирле башлангычларга булышлык итү программасы кысаларында барлык тәрәзәләр һәм ишекләр дә алыштырылган. Бырлыгы 1 млн 450 мең сумлык эш башкарылган, шуның 300 мең сумын авыл халкы һәм иганәчеләр җыйган. Быел мәктәп бинасына косметик ремонт ясалган. Унбер сыйныфта 7 авылдан 92 укучы белем ала. 35 урынга исәпләнгән интернат бар.
Кабинетларның барысы да җиһазландырылган. Информатика кабинетында укучылар карамагында 12 компьютер бар. Мәктәп директоры Айнур Мусин раславынча, информатиканы балалар 5нче сыйныфтан ук өйрәнә башлый.
18 педагогны һәм тәрбиячене берләштергән тату коллектив «Иҗатка сәләтле әхлакый, физик яктан сәламәт шәхес үстерү, халык традицияләрен яңарту» темасы буенча эшли.
Соңгы 3 елда мәктәп укучылары район олимпиадаларында - 50дән күбрәк, спорт ярышларында - 45 призлы урын һәм иҗади конкурсларда 82 призлы урын алган. Укучыларның белем сыйфаты - 71 процент. 2016 һәм 2017 елларда югары уку йортларына керү күрсәткече - 100%, ә 2018 елда 60% тәшкил иткән.
Сыйныф бүлмәләре һәм кабинетлар буенча экскурсиядән башланган юбилей тантанасы бер атна элек ачылган күп функцияле мәдәният йортында дәвам итте.
Мәктәп коллективын һәм бәйрәм кунакларын Яңа Каенлык авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Зилә Каламова котлады. Зилә Рәхмәтулловнаның әлеге юбилейга турыдан-туры катнашлыгы бар. Чөнки ул 1988 елдан 2015 елга кадәр мәктәп директоры булып эшләгән. 100 еллык тарихы булган бер генә уку йортында да коллектив белән шулай озак җитәкчелек иткән кеше юк. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Зилә Рәхмәтулловна директор булып кына калмаган, ә мәктәп тарихында тирән эз калдырган. Әлеге ике катлы мәктәп бинасы проектыннан башлап файдалануга тапшырылуына кадәр ул җитәкчелек иткәндә төзелгән.
Мәктәп коллективын һәм бәйрәм кунакларын шулай ук район хакимиятенең социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Лира Мостаева, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов, мәктәп директоры Айнур Мусин һәм педагогика ветераны, Яңа Каенлык мәктәбендә 1976 елдан 2004 елга кадәр эшләгән Марсилә Ибраһимова кайнар котлады. Бер төркем алдынгы педагогларга һәм мәктәп хезмәткәрләренә БР Мәгариф министрлыгы, район хакимияте, мәгариф бүлеге, Яңа Каенлык урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәмнең икенче өлешендә төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар чыгыш ясады. Алар барысы да үзләренең тәэссоратлары белән уртаклашты, мәктәп коллективын юбилей белән котлады һәм рәхмәт белдерде.
Фото. Элекке чыгарылыш укучыларының сөйләшер сүзләре күп.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов Яңа Каенлык мәктәбенең иң лаеклы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшыра.
Мәктәпне тәмамлаучылар: Җиһания Хафизетдинова һәм Рәйсә Каюмова. Җиһания Хәсәновна гомере буе Нефтекама шәһәренең эчке эшләр идарәсендә эшләде, ә Рәйсә Рәкыйповна Яңа Актанышбаш мәктәбендә укытты. Ул сугыштан соңгы елларда мәктәп интернатында яшәгән балаларга кемдер икмәк, кемдер май кисәге белән булса да ярдәм иткән Яңа Каенлык авылы халкын җылы сүзләр белән искә ала.
Педагогика ветераны Марсилә Ибраһимованың яшьләргә теләкләре күп.
Мәктәп буенча экскурсия: кунакларга һәм элекке чыгарылыш укучыларына бүген мәктәпнең ниләр белән яшәвен белүе кызыклы.