Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 декабрь 2018, 11:28

15 декабрь – Халыкара чәй көне

Чәй иң тәмле, хуш исле һәм файдалы эчемлек булып санала. Аны дөрес кайнату – үзе бер сәнгать. Әзерләү серләрен белмәсәң, аның иң кыйммәтле һәм бай сортын да бозарга мөмкин. Мин яхшы танышым Нәзирә Газизовадан үзенең чәй әзерләү серләре белән уртаклашуын сорадым. Мин аны чәй буенча чын эксперт дип исәплим һәм беркайчан да, беркемдә дә аныкыннан да тәмлерәк чәй эчкәнем булмады. Һәм ул менә нәрсәләр сөйләде.

- Минем өчен чәй – тормышымдагы бик мөһим нәрсә дисәм арттыру булмастыр, мөгаен. Дөресрәге, минем физиологик кына түгел, эмоциональ, психологик халәтемне саклар өчен дә мөһим ул. Гомумән, бу миңа гына түгел, илебез территориясендә яшәгән халыкларның күбесенә хас.
Чәйнең файдасы санап бетергесез. Аның составында 500 гә якын микроэлемент табылган. Чәй - эчәсе килүне баса, кешегә көч кертә, баш мие эшен яхшырта, кеше организмыннан агулы матдәләрне, токсиннарны чыгара, файдалыларын тоткарлый, талчыгуны бетерә, хәтта ябыктыра дип тә санала.
Мин бәләкәй һәм яшь чакта (60-70нче елларда) грузин чәйләре сатыла иде. Барысы да юкә чәчкәсе, кара карлыган, болыннар патшабикәсе – мәтрүшкә, кура җиләге, карлыган, каен җиләге, алма, боярышник, балан җыеп киптерә һәм аларны да чәйгә куша иде.
Һинд чәен безгә (фил рәсеме төшерелгән) Мәскәүдән туганнарыбыз алып кайта иде. Аны зур бәйрәмнәрдә генә кайнаттылар. Ул чакта мин чәйләрнең тәмен аермый идем әле, шулай да һинд чәенең грузин чәенә караганда тәмлерәк икәнен төшендем.
Соңрак кибетләрдә «36» дип язылган чәй барлыкка килде. Бу сыйфатлы грузин яисә грузин белән һинд чәе катнашмасы булгандыр, мөгаен. Әмма аның тәме бөтенләй икенче төрле иде.
Мин үзем һинд чәен беренче тапкыр ирекле сатуда Мәскәүдә, «Москва» универмагының беренче катында күрдем. Кибет киштәләрендә һинд чәенең тартмалар белән торуын һәм аның өчен кешеләрнең сугышмауларын гына түгел, хәтта сатып та алмауларын күреп хәйран калдым! Миңа ул чагында 15 яшь иде, һәм мин Мәскәү өчен һинд чәе, башка нәрсәләр кебек (мәсәлән, Яңавыл май-сыр комбинатында җитештерелгән сырлар, порошоклы сөт кебек нәрсәләрне урындагы халыкның беркайчан да ашап караганы гына түгел, күргәне дә булмаган кебек) гадәти товар булуын аңладым. «Яшиләр бит кешеләр!» - дип уйладым мин ул чагында…
Ә хәзер… Хәзер безнең сәүдә нокталарында чәйнең ниндие генә юк! Цейлон, һинд, кытай, кения чәйләре…Күптән түгел Краснодар чәе дә барлыкка килде. Диңгез артындагы бу чәй дә, курортлар кебек, кыйммәтрәк булып чыкты. Эх, безнең бу Русия чынбарлыгы… Тагын да хәзер бездә йөз граммын берничә йөз сум белән яңа брендлар тәкъдим иткән махсус сәүдә нокталары барлыкка килде.
Мин хәзер нинди чәй эчәргә яратам соң? Кибетләрдә барлыкка килгән яңа төрләрен эчәргә тырышам. Матур калай савытларга салынган бик кыйммәтләрен алмыйм. Андыйларны алганда аның эчендәге нәрсәсе өчен түгел, ә матур савыты өчен акча түгүләрен аңлыйм. Иң зур танылу алган бренд булса да, пакетлы чәйне дә яратмыйм. Шундый калган чәйне гөл төбенә салсаң, гөлнең хәтта үлүен беләм. Бу пакеттагы җилемнән шулайдыр, мөгаен.
Берничә ел элем мин Соль-Илецкида Казахстан өчен тутырылган чәй күрдем һәм аны тәмләп карадым. Шуннан мин, һинд, цейлон яисә кения чәе булсынмы – Русия өчен җитештерелмәгәне яхшырак булуын аңладым. Хәер, нәрсәне алсаң да шулай…
Миңа үз гомеремдә эчеп караган чәйләрдән кытай чәйләре, аеруча, кызыллары ошый. Минемчә, аларның үзенчәлекле тәме бар. Бәлки, бу бала чактан калгандыр, нәкъ тәм тоюлар формалашкан чакта мин грузин чәеннән тыш үзебезнең якта үскән үлән чәйләрен генә белә идем. Әмма шул чактан бирле чәйнеккә берничә төрле чәй салам: һинд, кения, кытай һәм мотлак үземнең бакчада үскән берәр үләнне: бөтнек, чамбыр, мелисса, иссоп… Шуннан чәй эчү минем өчен чын церемониягә әйләнә.
Минем өйдәгеләр өчен чәйгә кайнар су урынына тагын дүләнә һәм гөлҗимеш суы да өстәлә (үземнең кан басымы түбән булу сәбәпле, аларны эчә алмыйм).
Былтыр мин үземә тагын бер чәй ачтым. Бу эксклюзив чәйнең исеме «Танып». Ул Аскын районында урнашкан «Танып» шифаханәсе директоры Кашшаф Ямалетдинов рецепты буенча җитештерелә. Аның составында арзанлы кара һинд чәй, иван-чәй, сары мәтрүшкә, шалфей, чамбыр, бөтнек, ромашка бар – һәм алар барысы да балансланган. Бер сүз белән әйткәндә, «Танып» - безнең барыбызга да таныш булган, ләкин һәрвакытта да һәм һәркайсыбыз да кулланмаган дару үләннәре.
Быел җәй без үзебез өчен яңа чәй төрен ачтык – иван-чәй эчә башладык. Иван-чәй теләсә кайсы җирдә үсә, теләгән кешегә аны капчыклап, арбалап җыярга да була. Курый басуыннан җыеп, мин 2-3 кич буе духовка алдында торып, аннан хуш исле бөртекле әзер чәй чыгарып тордым. Хәзер безгә килгән һәркем алдында үзем эшләгән, кызым атавынча, «Нәзирә-чәй» белән мактанам.
Читайте нас: