Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 декабрь 2018, 14:37

Районда «Ел кешесе - 2018» тантанасы үтте

Узган җомгада үтеп баручы елның иң мөһим вакыйгаларының берсе булды. Район мәдәният йортында үзенең уңышлары белән лаеклы «Ел кешесе» мактаулы исемен алган кешеләрне бүләкләделәр.

Бәйрәмне район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов ачты. Олег Дәбирович бәйрәмдә катнашучыларны кыскача ел йомгаклары белән таныштырды. Ә алар куанычлы. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре язгы басу һәм урып-җыю эшләрен оешкан төстә үткәрде. Шулай ук мал азыгы да вакытында хәзерләнде. Шуның аркасында бүген малларны кышлату да уңышлы бара.
Безнең аграрийларның уңышлары республика дәрәҗәсендә дә югары бәяләнде. Мәсәлән, «Раздолье» хуҗалыгы рәисе Зәфил Нурлыев - Хөкүмәт дипломы, ә «Восход» директоры Илнур Ахунов БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук «Урожай» кулланучылар кооперативы рәисе Рәмис Хуҗин һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илдус Хәертдинов хуҗалык үстерүгә грантлар алды.
«Краснокама районы алдындагы уңышлары өчен» билгесе белән Николо-Березовка урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, БР Атказанган укытучысы Фәния Харисова бүләкләнде. «Краснокамстройзаказчик» муниципаль унитар предприятиесе директоры Александр Бреховка һәм милекчелек белән идарә итү буенча комитет рәисе Ирина Сәрвәровага районның Почет грамоталары тапшырылды.
Куян урта мәктәбе укытучысы Илшат Гарәев «Иң яхшы тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы» республика конкурсында беренче урын алды. Яңа Кабан интернат-мәктәбеннән Линара Сәлимова «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2018» республика конкурсында җиңүче булды.
Саузбаш авыл биләмәсеннән Гөлсирин һәм Аис Дербеневлар «Ел гаиләсе» Бөтенрусия конкурсының республика этабында - «Күп балалы гаилә» номинациясендә, ә Яңа Кабан биләмәсеннән Әнсәрия һәм Нәсим Шөгаеповлар «Алтын гаилә» номинациясендә катнашучы дипломына лаек булды.
Куян авыл советы авыл биләмәсе секретаре Ольга Янгубаева «Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге-2018» конкурсында «Иң яхшы муниципаль хезмәткәр» номинациясендә җиңүче булды. Яңа Кабан интернат-мәктәбендә Владимир Спиридоновның тәрбияләнүчесе дүрт төрле җиңел атлетика буенча Бөтенрусия ярышларында беренче урынны алды.
Куяннан укытучылар Юрий Гәрәев һәм Рәзил Галимҗанов, Арланнан Надежда Мөхәммәтдинова, Яңа Бурадан Эльмира Кадыйрова һәм Курыйдан Сергей Сайтиев республика олимпиадаларында җиңүчеләрне әзерләгән, алар да моның өчен бүләкләнде.
Район хакимиятенең опека һәм попечительлек секторы мөдире Ольга Зюзина һәм асрауга бала алган Зоя Гыйниятова республиканың Җәмәгать палатасыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Район хакимиятенең икътисад бүлеге начальнигы Юлия Насыйрова, финанс идарәсе һәм мәдәният бүлегенең баш икътисадчылары Елена Хәсәнова, Ильмира Нургалиева, район дәваханәсенең план-икътисад бүлеге начальнигы Язилә Хәйруллина, «Маяк» агрофирмасы»ның баш икътисадчысы Тимерхан Закиров һәм күп функцияле үзәкнең идарә начальнигы Светлана Вәсфиеваның хезмәтләре югары бәяләнде һәм БР Икътисад үсеше министрлыгының Почет грамоталары белән бүләкләнде.
Быел мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә дә уңышлар күп булды. Юлия Пайназова җитәкчелегендәге Николо-Березовка балалар сәнгать мәктәбенең «Аллегро» бию ансамбле IV халыкара конкурс-фестивалендә беренче дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булды.
Куян күп функцияле мәдәният йортының Ольга Исинбаева җитәкчелегендәге «Танып турсем» гаилә этно-фольклор ансамбле «Яратам сине, тормыш» республика фестивалендә беренче урын һәм фольклор коллективларының республика фестивалендә икенче урын алу хөрмәтенә бүләкләнде.
Куян балалар сәнгать мәктәбенең Юлия Исинбаева җитәкчелегендәге «Талисман» хореография коллективына 2018 елда «үрнәкле» югары исеме бирелде. Шулай ук коллектив Бөтенрусия сәнгать фестиваль-конкурсында һәм республика бию фестивалендә беренче дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булды.
Куян балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының Ришат Рамазанов җитәкчелегендәге «Импульс» уен кораллары ансамбле «Малахитовая шкатулка» Бөтенрусия конкурс-фестивалендә беренче дәрәҗә дипломы һәм кубогы белән бүләкләнде.
Николо-Березовка балалар сәнгать мәктәбенең Альбина Муллагалиева җитәкчелегендәге «Алтынай» бию ансамбле һәм «Жемчужина» үрнәкле хореография ансамбле «Бию эстафетасы» Бөтенрусия фестивалендә беренче дәрәҗә лауреатлары булды.
Үзәк район мәдәният йорты методисты Ринат Салихҗанов өчен дә быелгы ел «уңышлы» булды – ул «Ватаным - Русиям» Бөтенрусия фестиваль-конкурсында икенче дәрәҗә лауреаты, Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурста беренче дәрәҗә дипломанты, «Башкорт йыры» республика конкурсында өченче дәрәҗә лауреаты булды.
Куян балалар сәнгать мәктәбе директоры һәм директор урынбасары Гөлнара Армянинова һәм Светлана Санникова Русия Федерациясенең Җәмәгать палатасыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Районның сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр дә яхшы уңышларга иреште. Үзәк район дәваханәсеннән табиб-терапевт Эмма Йосыпова һәм медицина психологы Земфира Закирова, Куян авылының «Теремок» балалар бакчасы педагог-психологы Снежана Ипасева БР буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
«Раздолье» психо-неврология диспансерының шәфкать туташы Эльза Шартдинова «Халыкны социаль яклау учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре» республика конкурсында җиңүче дипломы белән бүләкләнде, Бөтенрусия конкурсында «Халыкны социаль яклау учреждениесенең иң яхшы шәфкать туташы» номинациясендә өченче урын алды һәм БР Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Русия Пенсия фонды район идарәсенең баш белгече Гөлназ Нурисламовага БР Почет грамотасы бирелде.
Краснокама мәгълүмат үзәге директоры-баш мөхәррире Ирина Вәлиевага «БР Атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре» исеме бирелде, БР Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча агентлыкның һәм Русия Журналистлар союзының Почет грамоталары тапшырылды.
Шушнур авыл биләмәсенең яшьләр эшләре буенча белгече Инзилә Фәезова «Спорт» юнәлеше буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды.
Районның иң зур байлыгы – аның кешеләре. Ә аларны югары күрсәткечләргә омтылу һәм кече туган иленә булган сөю берләштергәндә, аның нәтиҗәләре һәм уңышлары республикадан читкә дә билгеле. Озак еллар намуслы хезмәт иткәннәре, югары һөнәрилекләре һәм район үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов, үзәк район мәдәният йорты директоры Рамил Лотфуллин, районның яшьләр советы рәисе Алсу Зарипова, бердәм дежур-диспетчер хезмәте начальнигы Салават Фәттахов, физкультура һәм спорт буенча комитет рәисе Рәхимҗан Шәйхетдинов һәм «Прикамье» физкультура һәм сәламәтләндерү комплексы директоры Татьяна Сайгина районның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Бәйрәмдә безнең данлы юбилярларыбызга - «Восход» җәмгыяте җитәкчесе Илнур Ахунов, Арлан авыл биләмәсе башлыгы Раиса Сатаева, «Хазино» шифаханәсенең баш табибы Рәвис Заһиров, хезмәт ветераннары Владимир Карабут, Фәнүс Якупов, Көмешбай Кутлияров, Мәхмүтҗан Идрисов, Геннадий Перевышин, Рамзия Тимерова, Мәдинә Хәбибуллина, Лидия Хохрякова, Фарсый Сафиуллин, Альбирт Хаҗиев, Маргарита Халилова һәм Владислав Петровка аерым хөрмәт булды. Алар барысы да районның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Ел сайлау кампанияләренә бай булды. Һәм алар барысы да оешкан төстә, сайлаучыларның актив катнашлыгында үтте, шуңа күрә бер төркем авыл биләмәләре башлыкларына, участок сайлау комиссияләре рәисләре һәм секретарьларына районның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Быел безнең спортчыларыбыз күп тапкырлар югары күрсәткечләргә иреште. Шулар арасында «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексында йөзү буенча тренеры Ольга Изилаеваның триумфын аерым билгелисе килә. Ольга Арсентьевна Бөтенрусия Милли спорт премиясенә лаек булды. Аңа һәм бер төркем спортчыларга районның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Читайте нас: