Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 декабрь 2018, 14:41

Күңелле «Яңа ел ыгы-зыгысы»

Бар җирдә дә бәйрәм атмосферасы хакимлек итә: гирляндалар җемелди, купшы чыршылар утыра, Яңа ел музыкасы яңгырый. Яңа ел, һичшиксез – гаилә бәйрәме ул.

Шушы тылсымлы көннәрне нәкъ туганнарың һәм якыннарың арасында үткәрергә кирәк – үз кулларың белән бүләкләр әзерләргә, чыршы уенчыклары эшләргә, алдагы елга уңай эмоцияләр алырга.
22 декабрьдә «Гаилә» төньяк-көнбатыш районара үзәгенең Краснокама районындагы бүлекчәсе белгечләре яшьләр эшләре буенча комитет белән берлектә 2018 елда соңгы «Яңа ел ыгы-зыгысы» Гаилә ял көнен үткәрде.
Чара программасы буенча каралган осталык дәресләрендә һәркем җаны теләгән нәрсә белән шөгыльләнә алды. Балаларга һәм аларның ата-аналарына уеннарда катнашу, бәйрәмчә бизәлгән фотозонада фотога төшү һәм конкурсларда катнашу мөмкинлеге бирелде. Чарага махсус кунаклар – Кыш Бабай белән Карсылу да килде. Балалар аларга Яңа ел темасына шигырьләр сөйләде. Бәйрәм чарасы чәй табыны артында тәмамланды, балаларның барысына да татлы бүләкләр һәм уенчыклар тапшырылды.
Читайте нас: