Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 декабрь 2018, 14:38

Үзенчәлекле балалар өчен чыршы бәйрәме

Николо-Березовка үзәк район мәдәният йортында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен онытылмаслык бәйрәм оештырдылар.

Балалар һәм аларның ата-аналарына «Пират Яңа елы» исемле сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Балаларның күңелен шук пиратлар, пиранья балыгы күтәрде, ә аннары аларны Эскимоська, Кыш Бабай һәм Карсылу белән очрашу көтте. Артистларның уйнавы, музыка, биюләр, чагу декорацияләр барлык тамашачыларны да сокландырды. Балалар Кыш Бабай һәм Карсылуның пиратлар кызына Яңа ел бүләк итүләрен, һәм аның өчен балаларча шатлануын бирелеп карады.
Аннары барлык кунакларны да чыршы тирәсендә музыкаль-уен программасы көтте. Төрле уеннар һәм конкурслар үткәреп, артистлар балаларга шатлык өләшеп кенә калмады, аларның шатлануларын, күзләрендә ялкын чаткылары уйнавын күреп, үзләре дә шуңа сөенде. «Алар үзенчәлекле балалар. Алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар түгел, аларның мөмкинлекләре чиксез!», - дип уртаклашты чараны оештыручылар үзләренең тәэссоратлары белән.
- Инвалид балалар - шундый ук балалар. Алар бик талантлы, шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар, үзләрен күрсәтергә тырышалар,эчкерсез һәм киң күңеллеләр. Алар шулай ук тормышка шатлана, чын балалар бәйрәмнәренә сөенә. Аларга бераз ачылырга ярдәм итәргә генә кирәк. Һәм шуңа күрә дә алар өчен чыршы бәйрәмнәре махсус оештырыла. Һәм бу көнне, әлбәттә, барлык балаларга да Кыш Бабайдан Яңа ел бүләкләре булды.
Читайте нас: