Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 гыйнвар 2019, 13:13

Гармун сайрый сандугачтай...

Куян авылы балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының «Импульс» уен кораллары ансамбле Новосибирскида үткән XV Халыкара Маланин конкурс-фестивалендә катнашты.

Легендар себер баянчысы Иван Маланин истәлегенә әлеге конкурс-фестиваль 1987 елдан бирле үткәрелә. Шул вакыт эчендә халык иҗатын сөючеләрнең кечкенә шәһәр конкурсыннан үзешчән һәм танылу алган һөнәри музыкантларны берләштергән фестиваль халыкара мәдәният форумына әйләнә. Быел фестивальдә Русиянең төрле почмакларыннан, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән (Франция, Италия, Колумбия, Канада, Доминикан Республикасы, Испания) меңнән артык музыкант катнашкан. Финал гала-концертына жюри 2 меңнән артык конкурс номерын сайлап алган.
Куян авылы балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының «Импульс» уен кораллары ансамбле (җитәкчесе, БР Атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Рамазанов, укытучылар Р.Сәрвәров һәм Л.Солтанов) бу конкурста безнең район һәм республика намусын лаеклы яклады һәм өченче дәрәҗә лауреаты булды. Коллектив диплом һәм медаль белән бүләкләнде.
Музыкантларыбыз сүзләре буенча, конкурста дустанә атмосфера хакимлек иткән. Күләмле конкурс искиткеч бәйрәмгә әйләнгән. Моннан тыш, безнең укытучыларның төрле шәһәрләр һәм илләрдән килгән музыкантлар белән аралашу мөмкинлеге барлыкка килгән. Фестиваль кысаларында хәйрия концертлары үткәрелгән һәм аларда безнең иҗат коллективы да катнашкан.
Читайте нас: