Кама таңнары
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 февраль 2019, 15:24

Иң талантлы полицейскийлар Краснокамада эшли

Үзешчән сәнгать фестивале узды.

Район мәдәният йортында эчке эшләр органнарында эшләүчеләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының үзешчән сәнгать фестивале узды.
Үткән елда фестивальдә катнашучылар Балтач районында җыелган булсалар, быел кунакларны Краснокама районы эчке эшләр бүлеге кабул итте.
Чыгыш ясаучылар кебек үк, үзләре дә иҗат кешеләре буларак, жюри әгъзалары һәр чыгышка аерым игътибар бүлделәр. Катнашканы өчен аерым диплом белән Мишкә районы буенча эчке эшләр бүлеген бүләкләделәр. Өченче урынны Борай һәм Тәтешле районнары полицейскийлары бүлеште. Икенче урында – аскынлылар һәм балтачлылар. Беренче урынга Калтасы районы буенча бүлек лаек булды. Ә Гран-при кунакларны кабул итүчеләргә – Краснокама районы полицейскийларына бирелде.
Читайте нас: