Кама таңнары
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 февраль 2019, 12:47

Без - Җәлилчеләр

13-15 февральдә Казан шәһәрендә I Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең финалы узды.

Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә уздырылган бу чараның максаты булып, илебезнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә телебезне, мәдәниятебезне саклау, үстерү, каһарман шагыйрь М.Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, яшь талантларны ачыклау торды.
Әдәби бәйгедә 4000 меңнән артык бала һәм 25 яшькәчә булган яшьләр катнашты. 64 катнашучы, 4 этапны үтеп, Казанга килде. Әнә шул бәхетле финалистларның берсе - Куян урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Динис Гафаров. Динис - Куян авылы модельле китапханә каршында оешкан “Ак калфак” оешмасының иң актив әгъзасы. Бәйгедә ул Муса Җәлилнең “Карак песи”енә охшатып язылган “Ялкау Акбай” дип аталган шаян шигырен сөйләде. Шигырьне Динис әнисе белән бергәләп язган. Казанга барыр алдыннан Динис каһарман шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләрен кабатлады, биографиясен ныклап өйрәнде.
Балаларны финал өлешенә килеп җитүләре белән Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров котлады һәм уңышлар теләде. Чара башкаланың Татарстан язучылар берлеге бинасында үтте. Финалга чыгучылар Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров җитәкчелегендәге жюри алдында имтихан тотты.
Бәйгедә төрле милләт вәкилләре катнашты. Шигырьләрне татар, рус, инглиз, төрек, таҗик телләрендә сөйләделәр. Аерым бер номинация буенча герой-шагыйрь турында үзләре язган шигырьләрне, эсселәрне сөйләү мөмкинлеге дә булды. Җәлилгә багышланган башка язучыларның әсәрләре дә яңгырады. Чыгышлардан соң катнашучылар Муса Җәлил премиясе лауреатлары белән очрашты.
14 февраль көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында финалга чыгучылар белән берлектә зур гала-концерт оештырылды. Тамашачылар игътибарына К.Тинчурин артистлары тарафыннан Муса Җәлилнең тоткынлыктагы вакыты сәхнәләштерелде. Тетрәндергеч бу тамашаны күпләр күз яшьләре аша карады. Туган телгә, туган илгә сөю белән сугарылган тамашаның тәрбияви әһәмияте әйтеп бетергесез. Иң дулкынландыргыч мизгелләрне дә шушы тамаша залында кичерде катнашучылар: җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде биредә. Тамашачыларның ялкынлы алкышлары астында сәхнәгә Муса Җәлил иҗатын сөючеләр чыкты. Аларга диплом, чәчәк гөлләмәләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Безнең Динисыбыз икенче урынга лаек булды.
Чараның өченче көне дә башкала кунаклары өчен дулкынландыргыч булды. Каһарман шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салды алар. Ә милли музейда Муса Җәлилнең чын “Моабит дәфтәрләре”н күрү бәхетенә ирештеләр.
Өч көн өч минуттай сизелми дә үтеп китте. Балаларның биредә алган тәэссоратларын сүз белән язып кына бетерерлек түгел. Иң ошаганы нәрсә булды дигән сорауга Динис, бер сүз белән, барысы да, дип җавап бирде. Аның Казан шәһәренә беренче тапкыр килүе иде. “Муса абыйның иҗатын тагын да яхшырак өйрәнергә телим! - ди ул зур горурлык белән. - Мин туган телемне бик яратам, без бит - Җәлилчеләр!”
Югары кимәлдә узган I Халыкара «Җәлил укулары»н оештыручыларга чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Халкыбызның тарихын саклау, телен, мәдәниятен, батыр улларының иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән мондый күркәм чаралар киләчәктә дә дәвам итәр дигән ышанычта калабыз.
Читайте нас: