Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 март 2019, 12:54

"Бабайлар" һәм "малайлар"

Уфадан яшь режиссёр Гөлнәзирә Камалова Николо-Берёзовкада спектакль куйды.

«Сезне яңа спектаклебезгә чакырам», - дип чакыру кәгазен сузды көннәрдән беркөнне күптән түгел «Замандаш» халык театры актрисасы булып киткән мөхәррир урынбасарыбыз Фирүзә Нигъмәтуллина. – Тик бик дулкынланам: гел яшьләр уйный бу юлы, оятка калмасак ярар иде». «Бабайлар» бөтенләй юкмыни?», - дим мин район халык театрының танылган артистларын күз уңында тотып. «Бар да соң», - дип шикләнә һаман Фирүзә. «Ии, «бабайлар» булгач, бер дә хафаланмагыз», - дип тынычландырам аны, чөнки беләм: бер-ике генә яхшы артист та теләсә кайсы тамашаны коткарып кала ала.
Һәм дөрес әйткән булып чыгам.
«Картларыбыз» Әнүрик Ханов, Әминә Дәүләтова, Фирүзә Нигъмәтуллина драматург Сәид Шәкуровның «Сине ташлап китә алмыйм» спектаклендә – Уфа дәүләт сәнгать институты студенткасы, яшь режиссер Гөлнәзирә Камалованың диплом эшендә бик оста уйнадылар. Институтны тәмамлаучы студентларны спектакльләр куяр өчен районнарга махсус бүлгәннәр. Мәчетле районында туып үскән, әлеге вакытта Уфада яшәгән Гөлнәзирәгә безнең Краснокама районы эләккән. Шулай булгач, мине иң кызыксындырганы - артисларыбызның спектакльгә ничек әзерләнүе, репетицияләрне кайда ясавы булды.
- Ничек җае чыга, шулай әзерләндек инде, - дип җаваплый Фирүзә Нигъмәтуллина. - Гөлнәзирә Котдусовна Уфадан килеп йөрде. Берничә тапкыр Әминә Дәүләтовада Берёзовкада кунды, әмма күпчелек өенә Уфага кайтып китте. Төнлә дип, буран котыра дип тормады. Җитмәсә, үзе рульдә. Берсендә биш сәгать этләндем, төнге икегә генә кайтып җиттем, дип сөйләде. Ул молодец, яшь артистларыбыз – Нефтекама студентларын гелән кайгыртты. Килгән саен күчтәнәчен – пирожки, өчпочмакларын - төяп алып килде. Кирәк икән, репетициядән соң үз машинасында алып килде, кайтарып куйды.
Ә спектакль нәрсә турында соң? Туган як турында, бәхетне читтән эзләргә түгел, аның аяк астында гына булуы хакында.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 9нчы санында укыгыз.
Читайте нас: