Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 март 2019, 18:05

Минем йортым – минем Ватаным

Ватанга багышлап патриотик җырлар җырладылар.

Укучылар һәм балаларның «Минем йортым – минем Ватаным» район конкурсы, мәктәп, төбәк һәм финал этапларын уңышлы үтеп, җиңүче дип танылган яшь башкаручыларны шушы көннәрдә Үзәк район мәдәният йортына җыйды.
Сайлап алу турында 20 белем бирү оешмасы жюри игътибарына 65тән артык концерт номеры тәкъдим итте. Ә гала-концертта «Вокал - соло», «Вокаль ансамбль», «Хор» номинацияләрендә җиңүчеләр катнашты.
Әлеге номинацияләрдә җиңүчеләрне район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов, мәгариф бүлеге каршындагы җәмәгать советы рәисе Гамилә Зәйнетдинова, хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Надир Зикрин, район хакимияте каршындагы җәмәгать советы рәисе Эльза Тимерова диплом һәм истәлекле призлар белән бүләкләделәр.
«Вокал-соло» номинациясендә Яңа Нугай мәктәбеннән Камилла Разтдинова, Куян мәктәбеннән Савелий Минилбаев, Яңа Бөртек мәктәбеннән Азалия Сабирова алтын призер булдылар. Икенче урын дипломы белән Куян авылыннан Алмаз Әюпов бүләкләнде, өченче урында - Яңа Актанышбаштан Юлия Закирова.
«Вокаль ансамбль» номинациясендә беренче урын өчен дипломнар белән Яңа Бөртек мәктәбе укучылары һәм Николо-Березовка мәктәбенең вокаль ансамбле бүләкләнде. Куян мәктәбе укучылары икенче дәрәҗә дипломына лаек булды. Өченче урын Никольск мәктәбе вокаль ансамбленә һәм Яңа Кабан мәктәбе укучыларына бирелде.
«Хор» номинациясендә беренче урынга Куян мәктәбе хоры лаек булды. Икенче дәрәҗә дипломын Николо-Березовка урта мәктәбе хоры алды.
Вокалчылар конкурсы безнең районның музыкаль тормышында чыннан да уникаль чарага һәм традиционга әйләнде. Һәм бу гади сүзләр генә түгел, бу – конкурста катнашучыларның һәм жюри әгъзаларының, шулай ук берничә сәгатькә булса да әлеге дустанә иҗатташлык атмосферасына чумган кешеләрнең фикере. Әйе, нәкъ иҗатташлык. Миңа, мәсәлән, концерт дәвамында залда утырган һәркемнең биредә барган тамашага турыдан-туры катнашлыгы бар кебек тоелды! Һәр катнашучының чыгышы күңел кылларын тибрәтте. Укучылар бик югары һөнәри дәрәҗәдә чы¬гыш ясады, зал һәрберсен көчле алкышларга күмде.
Яңа Бөртектән Азалия Сабирова һәм Илназ Миңнуллин «Мама – ты мой рай» җырын башкарганда тән чымырдап куйды, Куян мәктәбе укучысы Алмаз Әюпов «Отчего так в России берёзы шумят» җыры белән барысын да дулкынланырга мәҗбүр итте. Яңа Кабан интернат-мәктәбенең вокаль ансам¬бле башкаруындагы «Аист на крыше» җыры, Камилла Разтдинованың (Яңа Нугай) - «Месяц май», Азалия Сабированың «Обелиск» җырлары – һәрбер чыгыш көчле алкышларга күмелде.
Ә Яңа Кабан мәктәбеннән «Хочу служить» җырын башкарган Самира Галимова белән Самира Камалиеваның дуэты үзенең табигыйлеге һәм матур костюмнары белән аерылып торды.
Гала-концерт программасына кергән чыгышларның барысы да кызыклы булды. Һәрбер артист һәм коллектив лаеклы алкышларга күмелде.
Читайте нас: