Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 март 2019, 17:43

Талантларны эзлибез, табабыз һәм үстерәбез

27 март – Халыкара театр көне.

Театр көне – сәхнә осталарының гына түгел, зур булмаган театр студияләренең һәм театр сәнгатен сөючеләрнең дә бәйрәме ул. 2014 елдан Арлан авыл мәдәният йорты директоры Галина Кугубаева җитәкләгән «Радуга» үрнәкле тетар коллективы да Тетар көнен шулай ук лаеклы билгели.
Балалар театр коллективын җитәкләү идеясе белән Галина Михайловна Башкорт республика мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укыган чагында яна башлый. Үзе әйтүенчә, аның моңарчы спектакль куйганы булмаган бер дә. Үзаллы өйрәнергә, Интернеттан махсус әдәбият табып укырга туры килгән, көллияттә алган белеме дә ярап куйган.
Коллектив башта мәктәптә 8 Мартка, беренче сыйныфтагыларны мәктәп укучылары сафына кабул итүгә багышланган чарада юмористик сценкалар куйган. Соңыннан җитдирәк эшләргә алынган.
Бүген түгәрәктә 20 кеше шөгыльләнә. Алар арасында сигез яшьлекләр дә, 17гә җиткәннәр дә бар. Сәхнә «ветераннары» дип атардайлары да юк түгел, болар: Матвей Сергеев, Виолетта Шаптраева, Валерия Гайниева, Елена Этукова, Амелия Михайлова.
Күптән түгел коллективка кече яшьтәгеләр килгән. Галина Михайловна үзе әйтүенчә, театр түгәрәгенә ул теләге булган бөтен кешене дә ала. Берәү белән озаграк эшләргә туры килсә, икенчеләр барысын да тиз генә отып ала. Җитәкче әйтүенчә, актерлык сәләтләрен үстереп була. Әлбәттә, спортчылар, җырчылар, биючеләрнеке кебек, ниндидер «оеткы» булырга тиеш. Әмма, Галина Кугубаева фикеренчә, профессиональ театр сәнгать әсәрләрен тудырыр өчен яшәсә, һәвәскәрләре үзаллы өйрәнер өчен кирәк. Болардан тыш, театр постановкаларында катнашу яшь артистка оялсанлыгын җиңәргә ярдәм итә. Түгәрәккә килгәндә оялып гына читтәрәк торган балалар тора-бара үзләрен иркен һәм ышанычлы тота башлыйлар. Монда теләсә кайсы серле илгә барып чыгарга, гүзәл патшабикәгә яисә куркыныч Убырлы карчыкка әйләнергә мөмкин. Уен ярдәмендә назлылык, горурлык, мәхәббәт, нәфрәт кебек хисләрне чагылдырып була. Балалар тормышында театр бәйрәм, мавыктыргыч иҗат юлына башлангыч буларак кирәк, дип исәпли җитәкче. Әлбәттә, кече һәм олырак катнашучыларның репертуары нык аерыла. Кечеләр белән Галина Михайловна әкиятләр куя. Баланы тәүдә сәхнәгә ияләштерергә кирәк, шуңа да башта «Шалкан», «Теремок» кебек гади әкиятләрне сайлыйлар.
- Әле кече төркем белән «Теремок» әкиятен куябыз. Балаларның барысы да катнашсын өчен, аны махсус сайладым, чөнки анда уйнаучылар күп. 8 Мартта алар беренче тапкыр клуб сәхнәсендә «Бабушки-старушки» сценкасы белән чыгыш ясады. Башта нык дулкынландылар, чөнки зал туп-тулы иде. Әмма халык алдында чыгыш ясауны ошаттылар, кайчан тагын уйнаячакбыз, дип кенә торалар хәзер. Уйнасыннар әйдә. Иң мөһиме һәр бала иҗат итә, рольгә керә алсын өчен шартлар тудыру мотлак. Ә талантларны эзлибез, табабыз һәм үстерәбез аны, - дип уртаклаша Галина Михайловна.
Өлкән төркемнең репертуары катлаулырак, әлбәттә. Узган елда Җиңү көненә «Встретимся в День Победы на нашем месте» хәрби спектаклен куйганнар. Галина Кугубаева искә алуынча, спектакль тамашачыларның йөрәгенә үтеп кергән. Кайберәүләр елап утырган хәтта. Әйткәндәй, иҗат жанрлары буенча Уфадан төп белгеч Тәнзилә Калмурзина канашлыгындагы комиссия дә балаларның уйнавына югары бәя биргән. Комиссия 2017 елда «Радуга» театр коллективына «үрнәкле» исемен биргән.
Ә Сергей Есенин шигырьләренә музыкаль-әдәби композициясе өчен «Ата-бабалар авазы» төбәкара фестиваль-конкурсында «Сәнгатьчә укучылар-башкраучылар» номинациясендә һәм «Актив иҗат эшчәнлеге, оста башкару һәм югары дәрәҗәдәге репертуар өчен» дипломнар белән бүләкләнгәннәр. «Радуга» үрнәкле театр коллективы авылдагы, район һәм төбәк дәрәҗәсендә үткән чараларда актив катнаша. 2018 елның язында коллектив балалар һәм үсмерләр театр коллективларының «Башлангыч» дип аталган 4нче район фестивалендә катнашкан һәм «Спектакльнең стиль бөтенлеге өчен» номинациясендә диплом алган.
Өлкәннәр театр коллективы оештырырга теләмисезме соң, дип кызыксындым мин Галина Михайловнадан. Мондый уе булган аның, тик әлегә вакыты җитеп бетми икән. Кече балалар белән ул атнасына ике тапкыр шөгыльләнә, олыраклар белән өч-дүрт тапкыр җыелалар. Актер һәрчак актер булып кала, баламы ул олы кешеме, аның белән барыбер күп эшләргә кирәк! Ә бит клуб директорының бүтән төрле эшләре дә баштан ашкан дигәндәй.
Һәвәскәрләр театрның декорацияләр, реквизитлар, костюмнарны кайдан алуларын да сорадым. Галина Михайловна аңлатуынча, декорацияләрне кул астындагы әйберләрдән үзләре эшли икән, костюмнарны да үзләре тегәләр булып чыкты. Дөрес, хәрби спектакль өчен гимнастеркаларны район мәдәният йорты биреп торган.
Эшегездә иң ошаганы нәрсә соң, дип сорагач, театр коллективы җитәкчесе болай дип җаваплады: «Балалар белән эшләүнең нәтиҗәсен күрү, гомум көчләр белән спектакльнең уңышлы килеп чыгуы».
Тетар көнендә Галина Михайловнага һәм яшь артистларга иҗади уңышлар, матур, яхшы спектакльләр телисе килә!
Читайте нас: