Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 апрель 2019, 16:52

Мәдәният хезмәткәрләре йомгак ясады

Мәдәният хезмәткәрләренең киңәйтелгән утырышында 2018 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды.

Мәдәният учреждениеләренең узган елда ничек эшләве хакында мәдәният бүлеге җитәкчесе Эльвира Махатаева җентекләп сөйләде.


Докладында Эльвира Айратовна мәдәният учреждениеләренең нәтиҗәле эшләвен, иҗат коллективларының конкурслар һәм фестивальләрдә актив катнашуын, бүлекнең төрле максатлы программмалардан читтә калмавын билгеләде. Башкаручыларның осталыгы, катнашучыларның георгафиясенең киңәюе белән аерылып торган «Никола Вешний» республика фольклор бәйрәмен ул районның үзенчәлекле йөзек кашы дип атады. «Ата-бабалар авазы» төбәкара әдәбият фестиваль-конкурсын, «Башкортстан Республикасының угро-фин халыкларының үзенчәлекле мәдәниятен үстерү һәм саклап калу» темасына республика семинар-практикумны һәм шуның кысаларында узган «Мари сылуы-2018» матурлык конкурсын да ел чараларына кертте ул. Район делегациясенең Пермь краеның Барда авылында узган сабантуенда катнашуы да әһәмиятле вакыйгалардан булган.


Истәлекле даталарга һәм вакыйгаларга багышланып барысы 10 926 чара оештырылган.


Мәдәният бүлеге 59 мәдәният учреждениесенең эшен күзәтеп тора, боларга клуб тибындагы 32 мәдәни-ял итү учреждениесе, 23 китапханә, район тарих һәм крайны өйрәнү музее, ике балалар сәнгать мәктәбе, мәдәният бүлегенең үзәкләштерелгән бухгалтериясе керәләр.


Районда «үрнәкле» һәм «халык» исемен алган 20 иҗат коллективы эшли. 2018 елда «үрнәкле» исеме Куян балалар сәнгать мәктәбенең «Талисман» һәм Николо-Березовка балалар сәнгать мәктәбенең «Жемчужина» хореография коллективларына бирелгән.


Тулырак "Кама таңнары" гәзитеннән укыгыз.
Читайте нас: