Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
11 апрель 2019, 17:30

Безнекеләр - беренче

Куян авылы балалар сәнгать мәктәбенең иҗат коллективлары Халыкара фестиваль-конкурста катнашу өчен ныклап әзерләнделәр һәм зур уңышка ирештеләр.

«Зурайтып күрсәтә торган пыяла» халыкара фестиваль-конкурсы – музыка, хореография, вокал, театр һәм башка сәнгать төрләренең иҗат бәйрәме ул. Ул Мәскәүдә, илебезнең иң дәрәҗәле концерт мәйданнарының берсе булган «Останкино» концерт залында үтте. Биредә «Голубой огонёк», «Песня года» тапшырулары төшерелгән, шоу-бизнес йолдызлары чыгыш ясаган.
Конкурсның жюри әгъзалары – танылган мәдәният, сәнгать эшлеклеләре һәм әйдәүче профильле югары уку йортлары педагоглары. Чыгышлар ябык тавыш бирү юлы белән түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: башкару осталыгы; сәнгатьле сөйләү; башкару дәрте һәм оригинальлек; артистлык, художество образын ачу, репертуарны сайлау һәм аның башкаручыларның яшь үзенчәлекләренә туры килүе, залның бәяләве.
«Сюрприз» хореография коллективы «Халык биюе» (мари һәм башкорт биюе) номинациясендә чыгыш ясады, ә «Гармония» үрнәкле вокаль ансамбле - «Академик вокал» номинациясендә. Коллективларның икесе дә беренче дәрәҗә лауреатлары булды.
Фестиваль программасы буенча осталык дәресләре, педагоглар өчен квалификация күтәрү курслары, коллективлар җитәкчеләре өчен "түгәрәк өстәлләр" үткәрелде.
Укучылар зур дулкынлану белән Кызыл мәйдан белән очрашуны көтте, истәлекле урыннарда булды, Мәскәү буенча экскурсиядә булдылар, зур кызыксыну белән ВДНХда башкаланың интерактив макетын карады.
Балаларны ата-аналары аеруча дулкынланып көтте, чын геройларны каршы алган кебек, аларны да чәчкәләр белән каршы алдылар. Куян авылы балалар сәнгать мәктәбе коллективы үзенең коллективларын һәм аларның җитәкчеләрен уңышлары белән котлый һәм район хакимиятенә, мәдәният бүлегенә, конкурска әзерләнүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен укучыларның ата-аналарына рәхмәт белдерә.
Читайте нас: