Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 апрель 2019, 14:53

Йөрәкләре – ялкын, куллары - алтын

Халык һәм эстрада биюләрен башкаручыларның һәм халык уен коралларында уйнаучыларның фестивале узды.

Район үзәгендәге балалар музыка мәктәбенең актлар залында «Мин яратам сине, тормыш!» өлкән буын кешеләре иҗатының район фестивале кысаларында халык һәм эстрада биюләрен башкаручыларның һәм халык уен коралларында уйнаучыларның фестивале узды.


Фестивальдә катнашучыларны мәдәният бүлеге җитәкчесе Эльвира Махатаева һәм район ветераннар советы рәисе Ольга Степкина сәламләделәр. Ольга Григорьевна әйтүенчә, әлеге фестиваль өченче тапкыр оештырыла инде һәм анда катнашучыларның саны елдан-ел арта. Беренче тапкырда 14 кеше катнашкан булса, икенче елны 30дан артык катнашучы килгән, ә быел үзешчән сәнгатьне яратучыларның саны 60тан артып киткән.


Аларның барысы да тормышларын җыр-биюсез күз алдына да китерә алмаган сәхнә дип җан атып яшәүчеләр. Әйтик, Бачкыйтау авылыннан Данис Әхияров. Алдагы елда аңа 80 яшь тулачак. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул үзенең хромкасыннан аерылмый. Кем әйтмешли, кайда күңел ачалар, шунда Данис абзый. «Жигули»ена клуб мөдире Фисә Галиханованы утырткан да ялт иттереп Николо-Березовкага килеп тә җиткән. Чыгышы да бик матур булды. Гармунда уйнап кына калмады, озын татар җырын да сузып җибәрде.


Яңа Кабаннан Төхбәтуллиннарның «Туганнар» гармунчылар ансамблен районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр.


Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 17нче санында укыгыз.
Читайте нас: