Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 апрель 2019, 13:33

Библиотөн-2019 Театр елына багышланды

Үзәк район китапханәсендә Театр елына һәм Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган «Библиотөн-2019» Бөтенрусия акциясе үтте.

«Библиотөн-2019» Бөтенрусия акциясенең быелгы темасы «Бөтен дөнья - театр» булды. Очрашуга Николо-Березовка авылы халкы һәм Нефтекама шәһәреннән кунаклар чакырылды.
Катнашучыларны бәйрәм белән район ветераннар Советы рәисе Ольга Степкина һәм директор вазифаларын башкаручы Виктория Солтанова котладылар. Библиотөндә катнашучыларга - Бөтенрусия акциясендә катнашучы сертификатлары, Федор Бредневка – Рәхмәт хаты, Татьяна Манякинага «Пакет урынына экосумка» акциясендә катнашучы дипломы тапшырылды. Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләренә, тамашачылар адресына бик күп җылы сүзләр һәм рәхмәтләр яңгырады.
Театр элгечтән башланган кебек, безнең китапханә дә китаплардан башлана. Библиограф Людмила Лопатина «Тылсымлы театр дөньясы» күргәзмәсенә куелган китаплар һәм совет чорындагы танылган актерлар, Башкортстан Республикасы актерлары, республикадагы театрлар турында җентекләп сөйләде.
Алып баручы А.Суханова 1920 елдан башлап Николо-Березовка авылының тарихы турында сөйләде. Ул чакта районда «Синяя блуза» исемле беренче коллектив булган, А.Суханованың әбисе белән бабасы Мария һәм Григорий Калачёвлар да шул коллективка йөргән. Аннары халык театры булган. Анда 12 ел буе Алексей Шляев артистлар белән бергә Мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаган һәм 7 спектакльдә рольләр башкарган.
Әминә Дәүләтова «Замандаш» театры турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Ул әлеге театрның художество җитәкчесе булып эшләгән, аннары аны Рамил Лотфуллин алыштырган, хәзер анда режиссёр - Редик Ганиев.
Чара барышында Ирина Косова һәм Раиса Рылова үзләренең кул эшләрен тәкъдим иттеләр. И.Косова үзенең күргәзмәсе турында шигырь укыды һәм Н.Хохряков белән хоббие турында җыр башкарды.
Адвокат Вячеслав Качусов «Финанс грамотасы» лекциясе белән чыгыш ясады, алдакчылар тозагына эләкмәс өчен нишләргә кирәклеген аңлатты, ә баш китапханәче Любовь Чашникова Урындагы үзидарә көненә багышланган презентация күрсәтте.
«Библиотөн-2019» әдәби кафеда дәвам итте. Автор җырлары, Т.Романенко, В.Швецова, Н.Козикова, К.Зәйнетдинова үзләренең шигырьләре һәм клиплары белән чыгыш ясадылар. «Тылсымлы сәхнә дөньясы» талантлар бәйгесендә А. Кокорина һәм Н.Хохряков катнаштылар.
Акцияне алга таба «Никола храмы» үзәге хезмәткәрләре Елена Апакова һәм Анастасия Ереминаның курчаклар һәм театр битлекләре эшләү буенча осталык дәресе дәвам итте.
Чараның икенче өлешендә әдәби кунакханә булды. Ул М.Кәримнең 100 еллыгына багышланды. Русия Язучылар союзы әгъзасы Ф.Бреднев, СССР Атказанган һөнәри-техник белем бирү хезмәткәре Ю.Якубов М.Кәрим белән очрашудан алган тәэссоратлары белән уртаклаштылар. Тарихи-мәдәни үзәк белгече А.Ерёмина Мостай Кәрим турында видеоролик күрсәтте. М.Кәрим Нефтекама шәһәрендә спектакльдә булган һәм шул чакта Ф.Бреднев берничә кадр эшләгән. Һәм ул аны тамашачыларга күрсәтте, ә бүген залда шул спектакльдә утырган кешеләр дә бар иде!
«Поэтический Нефтекамск» әдәби берләшмәсе рәисе Михаил Ковин мәхәббәт турындагы шигырьләрен укыды. Русия язучылар союзы әгъзасы Леонид Трапезников район китапханәсе фондына үзенең «Сказание о казаках» китабын бүләк итте. Алып баручы аның Т.Манякинага багышланган шигырьләрен укыды.
Акция азагында викторина һәм китапханә буенча экскурсия үткәрелде.
Читайте нас: