Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 апрель 2019, 17:47

Бии белгәнгә бер такта җитә, бии белмәгәнгә йөз такта да аз

“Забава” үрнәкле хореография ансамбленең балетмейстеры Гүзәл Удалова үзен бик бәхетле кешедән саный, чөнки 23 ел буе яраткан эше белән шөгыльләнә.

Якты хыялларын тормышка ашырырга, гомере буе яраткан эше белән шөгыльләнергә кем генә теләми икән! Тик нигәдер берәүләр хыялланудан ары китәлми, күктән төшкәнне көтеп ята, ә икенчеләр тырышып-тырмашып максатына таба атлый. “Забава” үрнәкле хореография ансамбленең балетмейстеры Гүзәл Удалова үзен бик бәхетле кешедән саный, чөнки 23 ел буе яраткан эше белән шөгыльләнә.
- Гүзәл Динифовна, кайчан бии башладыгыз Сез?
- Бию белән мин 12 яшемдә, район мәдәният йортына биюләр буенча белгеч Наталья Әхиярова (Калегина) килгәч һәм бию коллективына кеше җыя башлагач, “таныштым”. Бию белән шулкадәр мавыгып китәрмен һәм соңыннан һөнәремне дә аның белән бәйләрмен, дип башыма да китермәгән идем ул чакта. Ул вакытта мин үземне спортта да, музыкада да сынап карадым, домрада уйнарга өйрәндем, әмма биюләр менә ныграк дәртләндерде. Башта авыр булды, әлбәттә, ләкин сизгер күңелле Наталья Александровна ярдәме һәм үземнең тырышлыгым белән биергә өйрәндем. Укытучым биергә өйрәтеп кенә калмады, рухи үсешемә дә йогынты ясады. Даими чыгыш ясаулар, концертлар үземне иркен һәм ышанычлы тотарга өйрәттеләр. Гомумән, сәхнәгә чыгу, аны тою - шундый рәхәт ул. Безне бию коллективында үзеңне ачык һәм иркен тотарга өйрәттеләр, шуларны хәзер укучыларыма “сеңдерергә” тырышам.
- Беренче тапкыр нинди костюмда нинди бию башкарганыгызны хәтерлисезме?

- Беренче өйрәнгәнебез “Гуцул биюе” булды, бу бик күңелле бию. Аннары “Рус хороводын”, “Гайбәтчеләр” биюен өйрәндек. Костюмнар бүлмәсендә булган күлмәкләрне киеп биедек инде. Нәрсәнедер үзгәртеп тегәргә дә туры килде. Хәзер, аллага шөкер, костюмнар белән күпкә җиңелрәк.
- Кайда укыдыгыз?
- 2000 елда мин мәктәпне тәмамладым һәм, бәхетемә, район мәдәният йортына Башкорт Республика мәдәният техникумыннан (Стәрлетамак шәһәре) укытучылар килде. Мин сайлап алу турын уздым һәм шунда хореография бүлегенә укырга кердем. Техникумны кызыл дипломга тәмамладым һәм туган авылыма кайтып 2004 елда “Забава” коллективында биергә өйрәтә башладым.
- Ничә яшьтә бии башларга ярый? Биергә һәркемне өйрәтеп буламы?


Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 18нче санында укыгыз.

Читайте нас: