Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 Май 2019, 11:28

Уңайлылыкка аерым игътибар бирергә

Мәдәният бүлегенең Җәмәгать советы утырышында совет әгъзалары һәм мәдәният бүлеге вәкилләре катнаштылар.

Көн тәртибендә өч сорау тикшерелде. Мәдәният бүлегенең 2018 елда һәм 2019 елның беренче кварталында ирешкән йомгаклары буенча юл картасы күрсәткечләрен бүлекнең әйдәүче икътисадчысы Илмира Нургалиева анализлады. Ул бюджет чыгымнарын, нәтиҗәсез акча тотуларны кыскарту, булган резервларны куллану исәбенә керемне арттыру буенча чаралар планы белән таныштырды. Мәдәният бүлеге буенча 2018 елга икътисади файда якынча ике миллион сум тәшкил иткән. Чыгымнарны кыскартуга агымдагы чыгымнарны чикләү, ягулык-майлау материалларын, канцелярия товарларын, югыч әйберләрне төгәл норма буенча куллану юлы белән ирешелгән. Тагын да чүпне чыгаруга һәм газ, электр хуҗалыгын техник хезмәтләндерүгә арзан хакларны табу максатында бәяләр базарын тикшереп торганнар.
Илмира Сәгыйтовна билгеләвенчә, Николо-Березовка һәм Куян балалар сәнгать мәктәпләрендә балаларны «Иртә эстетик белем бирү» программасы буенча түләүле укуга күчерү алынган керемне белгечләргә хезмәт хакы түләргә юнәлтергә һәм учреждениеләрнең бюджет акчасын янга калдырырга мөмкинлек биргән.
Ә «Нәтиҗәле контрактка» күчү, Ильмира Нургалиева сүзләренчә, хезмәткәрләргә хезмәтләре өчен дәртләндерүче түләүләр системасын камилләштерүне һәм һәркемнең башкарган эшенең сыйфатын арттыруда кызыксынган булуын күзаллый. Мәдәният бүлеге буенча быелның беренче кварталында икътисади файда 505 мең сумнан артыграк.
Алга таба Театр елы кысаларында театр сәнгатенең үсеше турында район мәдәният йортының художество җитәкчесе Татьяна Морозова сөйләде. Әле районда 51 театр коллективы эшли, шуларның яртысы – балалар коллективлары. Ике елга бер районда өлкәннәр һәм балалар коллективлары арасында фестивальләр үтә. Татьяна Витальевна билгеләвенчә, Театр елы хөрмәтенә районда берьюлы ике фестиваль узган. Аларга йомгак күптән түгел генә ясалган.
Балалар һәм үсмерләр театр коллективларының драматург Гамир Насрый бүләгенә «Башлангыч» фестивалендә беренче урын Яңа Каенлык мәдәният йорты коллективына бирелгән, икенче урынга Арланнан «Радуга» үрнәкле коллективының әзерлек төркеме лаек булган, өченче урынны Иске Янъегет һәм Шушнур коллективлары бүлешкән.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 19нчы санында укыгыз
Читайте нас: