Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Символ Гайнетдинов һәм аның тормыш иптәше Лениза Гайнетдинова белән ел саен диярлек Яңа Кабан авылы Сабантуенда, башка чараларда очрашып, аралашып торсак та, никтер интервью алырга форсат чыкмады. Ә Театр елы уңаеннан Интернет челтәре аша булса да, хатабызны төзәтергә булдык. Хәзер бит ара ераклыгы киртә түгел.
- Символ Сәлимович, театрга килгән юлларыгызны тасвирлап үтегез әле. Яңа Кабан мәктәбеннән чыгып киттегез... Ә соңыннан язмыш җилләре Сезне кай та¬рафларга ташлады да, нинди кешеләр белән очраштырды?
- Туган авылым Яңа Кабанда сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Нефтекама шәһәренең 38нче һөнәрчелек училищесына укырга кердем. Өч ел буена слесарь һөнәрен үзләштердем, ә соңыннан Не¬фтекама шәһәренең ЗЖБИ заводына эшкә урнаштым. Анда алты ай хезмәт салган¬нан соң, бертуган Рәвил абыем үзе янына Себергә чакыртып алды, һәм мин Нижневартовск шәһәре предприятиеләренең берсендә слесарь-опрецовщик булып эшләдем. Бар да җайга салынды кебек, тик күңелгә нидер җитмәде. Эчем пошкан чакларда абитуриент белешмәсен актардым. Шул белешмәдә Казан театр училищесына тап булдым. Адреслары буенча укырга теләгемне белдереп хат яздым. Бервакыт чакыру кәгазе килеп төште. Имтихан тотарга кирәк. Бер урынга – унбер кеше! Конкурс зур. Әмма сынауларны ерып чыктым. Казанда миңа бәхет елмайды һәм 1974нче елны театр училищесына укырга кердем. Бу гади авыл малае өчен зур бәхет вә мәртәбә иде. Беренче курста үзеңне “СССРның халык артисты” итеп тоясың, ә икенче курста – “Атказанган”га төшәсең. Өченче курста – дәрәҗәң кими, чөнки син укый-укый, театр дөньясында сай йөзгәнеңне аңлыйсың. Әнә шулай халык артистыннан гади артистка тәгәрәгән арада мәртәбәле мөгалимнәрдән күпме фәһемле сабаклар алдым. Г.Камал театрының мәшһүр артисты - ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният эш¬леклесе, РСФСРның һәм СССРның Халык артисты, Г.Тукай, Станиславский премияләре лауреаты Марсель Сәлимҗановта уку гына да үзе бер горурлык! Ул бит театр аксакалы. Кырык еллап режиссер булган шәхес! Остазларым Марсель Сәлимҗанов, Шәхсанәм Әсфәндиярова, Асия Хәйруллина, Илдар Хәйруллин безне күп нәрсәгә өйрәттеләр. Театрга мәхәббәт тәрбияләделәр.
Дипломлы белгеч буларак, мин Әлмәт театрына юлландым. Режиссерыбыз Гали Кәрим улы Хөсәенов Ф.Бурнашның “Таһир-Зөһрә” спектаклендә Таһир образын бирде. Репетиция барышында, режиссерның сүзен күтәрә алмыйча, плащымны атып бәреп, бүлмәдән чыгып киттем. Суынгач, кире кердем. Режиссер: “Ә-ә-ә, кердеңме?! Әйдә – сәхнәгә!” – ди. Гали Кәримович мине әнә шулай җайлап кына тәртәгә кертте. Биш ел буе миңа Әлмәт театрында матур образлар туды¬рырга туры килде. Соңыннан язмышыбыз Яр Чаллы театры, ә 2007нче елдан Уфа “Нур” театры белән бәйле булды.
- Әйе, без Сезне “Нур” театры труппасы составында күрергә күнеккән идек. Ә хәзер, “Нур”дан киткәч, нинди эшләр белән мәшгульсез? Гомумән, әртист кеше пенсиягә чыктым дип, сәхнәдән аерыла аламы ул?
- “Нур”дан китү безгә дә авыр булды. Ул вакытта театрда җитәкчелек алышынды һәм күпләребез китәргә мәҗбүр булдык. “Нур”ны бигрәк тә Символ юксына. Хезмәттәшләребез дә: “Сезнең гримм бүлмәсе ямансулап калды”, - ди. Ә Башкортстан һәм Татарстанның Халык артисты Сәвия апа Сираева: “Театрда, эх, бер матур артист бар иде. Ул да китте. Театрыбыз елады, бушап калды”, - дип, үз фикерен белдерде. Күпчелек рольләрне бит Символ әйдәп барды, баш рольләрне башкарды. Күп премьераларга: “Символ Гайнетдинов уйныймы?” – дип, алдан белешеп киләләр иде. Ә хәзер Символ катнашлыгындагы спектакльләр репертуардан бөтенләй төшеп калды.
Ә бүген без кул кушырып утырмыйбыз, иҗат казанында кайныйбыз. Һәм бүгенге яшәү рәвешебез белән тулысынча канәгать. Рәхәтләнеп бергә-бергә иҗат итәбез.
- Лаеклы ялга чыккач, үз эшебезне таптык. Без Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясендә “Символ” театр студиясен оештырдык, чөнки актерларны мәктәптән үк тәрбияләргә кирәк. Укучыларны сәхнәдә үзләрен кыю тотарга, җырларга өйрәтәбез, артистлык серләренә төшендерәбез. Балалар студиягә бик теләп йөри. Алар белән бергә бик күп әсәрләр куйдык. Мәсәлән, Казанда үткән бәйгедә Кәрим Тинчу¬рин пьесасы буенча куелган “Сүнгән йолдызлар” спекта¬кле белән җиңү яуладык.Ә ижат жимешләрен күрү - үзе бер бәхет. Шулай ук 65нче татар гимназиясендә “Өмет” театр студиясен житәклибез. Укучылар арасында бик сәләтлеләре бар. Шуларның берничәсе сәнгать юлын сай¬лады, мәктәпне тәмамлагач, артистлыкка укырга керделәр. Әлбәттә, “Символ” студиясендә шөгыльләнүчеләрнең барысы да артист булып китмәс, ләкин сәхнәдә алган сабаклар аларга тормышта кирәк булыр дип уйлыйбыз” ( бу юллар “Кызыл таң” гәзитеннән алынды).
Балалар белән шөгыльләнгән арада, концертлар куярга, юбилейлар үткәрергә дә вакыт табабыз.
Тулырак «Кама таңнары” гәзитенең 21нче санында укыгыз.