Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 Май 2019, 13:01

Ир-егетләр җырлаганда

«Яшьлек моңнары» халыкара конкурсында җиңеп кайтты.

Куян авыл мәдәният йортының «Яшьлек моңнары» халык вокаль ансамбле «Мин булдырам» Бөтенрусия фестивале кысаларында үткән «Казан бизәкләре» халыкара конкурсының «Вокаль ансамбль» номинациясендә беренче урынны алды. Истә калырлык чыгышлары, уникальлеге коллективны безнең районда гына түгел, аннан читтә дә аны танылганга әйләндерде.
Коллективның уңышлары, аларның төрле конкурсларда лауреат булулары турында без даими хәбәр итеп торабыз. Ә менә коллективның ничек барлыкка килүе, Краснокама районын данлаган «Яшьлек моңнары» ансамбленең ниләр белән яшәве, киләчәккә нинди проектлары булуы турында аз беләбез. Шуңа күрә без ансамбльнең җитәкчесе Ришат Рамазанов белән очрашып, якыннанрак танышырга булдык.
Ансамбль җырларга үзләре генә өйрәнгән егетләрне берләштерә: табигать аларга шундый сәләт биргән. Кайберләренә вокал тиз генә бирелмәгән, әмма Ришат Рамазановның тырышлыгы, җырны сөюе һәм талантлы җитәкчелек итүе уңышка китергән.
Бүген коллектив составында 10 вокалчы. Ансамбльнең җитәкчесеннән тыш, Ринат Рамазанов – мәдәният өлкәсендә һөнәри белеме булган бердәнбер җырчы. Алар арасында бишесе – Рәсим Сәйфетдиаров, Эрнест Яһудин, Ринат һәм Ришат Рамазановлар, Булат Хәйретдинов – өстәвенә, баянда да уйныйлар. Рөстәм Гайнетдинов, Илназ Хәсәнов, Игорь Шамидановка җырлау сәләте генә бирелмәгән, алар менә дигән биючеләр дә. Айдар Янгиров, Илшат Гәрәев, Венер Фәрхәтшин, Илсур Миңнуллиннан башка коллектив тулы булмас иде. Алар барысы бергә – тамашачыларны үзләренең моңлы тавышлары белән сөендерүче тулы бер бөтен ансамбль.
Коллективның җитәкчесе Ришат Рамазанов Куян авылы балалар сәнгать мәктәбендә «Баян» классы буенча укыта, ул шулай ук «Импульс» уен кораллары ансамбле җитәкчесе дә.
- Ришат Фәһәмович иҗади, белемле һәм талантлы кеше, - ди Куян авыл мәдәният йортының солисты Фирзәнә Әсләмова. – Аның җитәкчелегендәге коллектив күп еллар инде уңышларга ирешә. Ансамбльнең иҗатын яратучы буларак, егетләргә ком-плиментлар әйтәсем килә: сигез ел эчендә алар үсте, һөнәригә әйләнде, теләсә кайсы үзешчән сәнгать ансамбленә көндәш була ала. Ансамбльнең чыгышларын гүзәт затларыбыз аеруча ярата. Алар катлаулы әсәрләрне, халык җырларын җиңел башкарган кебек тоелса да, аның өчен күпме тырышлык һәм көч салына.
Ансамбльнең репертуары күпкырлы. Ришат Фәһәмович сүзләре буенча, ансамбль үзенә ошаган җырны сайлый, әмма һәрвакыт Фирзәнә Әхсәновнаның фикеренә колак сала. Казанда, мәсәлән, Башкорстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең «Бригадир» җырын башкарганнар. Репертуарда ретро-җырлар, халык җырлары күп («Иделләре, күлләре», «Чия», «Эх, алмагачлары» һәм башкалар), заманча җырлар да байтак. Бер сүз белән әйткәндә, һәр аудитория өчен аларның үз музыкасы һәм җырлары бар.
Ансамбль әгъзаларының һәрберсе кайда да булса эшли. Ир-егетләр төрле авылларда яши: Яңа Бурада, Яңа Хаҗида, Иске Бөртектә, Куянда. Ләкин шулай булуга карамастан, репетицияләргә вакыт табалар һәм барысы бергә бәйрәмнәрне билгеләргә гадәтләнгәннәр.
- Коллективта һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итәргә генә торалар, - ди Ришат Фәһәмович. – Юбилейларны, балалар һәм оныкларыбызның тууларын билгелибез, кайгы килгәндә дә бергәбез. Ансамбльнең составы үзгәрми генә тормый, әлбәттә. Төрле елларда ансамбльдә Булат Мәүләтов, Венер Лотфуллин, Рөстәм Сәрвәров, Линар Солтанов, Марат Нуримов җырладылар. Бүген ир-атлардан гына торган ансамбльләр аз. Шуңа күрә коллективны саклыйсы килә. Костюмнар һәм транспорт белән район хакимиятенең мәдәният бүлеге ярдәм итә, аның өчен без бик рәхмәтле. Киләчәккә зур планнар белән яшибез: киләсе елда Казахстанда Халыкара конкурста катнашырга телибез. Конкурс Астанада (хәзер Нурсултан дип атала) үтәчәк.
Югары башкару осталыгы, тотрыклы иҗади эшчәнлеге өчен ансамбль «халык» исемен йөртә. Һәм өч ел элек алган бу исемне алар аклап килә. «Яшьлек моңнары» үзләренең һәр чыгышында тамашачылар күңелен яулый, йөрәкләрне җылыта, яхшы кәеф тудыра.
Читайте нас: