Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 июль 2019, 15:50

Милли үзенчәлек белән хәйран калдырганнар

Баянчылар Ришат Рамазанов һәм Рәсим Төхбәтуллин Италиядән җиңү белән кайттылар.

Баянчылар Ришат Рамазанов һәм Рәсим Төхбәтуллин Италиядән җиңү белән кайттылар - «Сибирские таланты в Италии» халыкара конкурсында алар «Дуэт» номинациясендә беренче урын алган.
Фестиваль Адриатик диңгез ярында, «Natural Village» комплексы территориясендә уза. Конкурста бөтен дөньядан яшь баянчылар, гармунчылар һәм аккордеончылар катнаша. Русия данын Бердск, Новосибирск, Иркутск өлкәсе, Хакасия, Алтай республикалары гармунчылары яклый. Башкортстаннан Краснокама баянчылары - Ришат Рамазанов һәм Рәсим Төхбәтуллин - генә катнаша. Алар белән тәрҗемәче сыйфатында Куян авылы модельле китапханәсе мөдире, Ришат Фәһәмовичның тормыш иптәше Гүзәл Рамазанова бара.
- Безнең баянчылар жюрины милли үзенчәлекләре белән таң калдыра. Алар сәхнәгә татар орнаменты белән бизәлгән түбәтәйләр, жилетлар киеп чыга, – дип сөйли Гүзәл Мисбаховна. – Зал аларга басып кул чапты. Алар конкурска үзләре алып барган баяннарда уйнады. Әлбәттә, ел саен самолетка утырыр алдыннан үзебез белән уен коралы алып баруыбызны аңлатырга туры килә. Башта Уфадан Мәскәүгә, аннары Мәскәүдән Римга очканыбызны исәпкә алсак, баяннар белән мәшәкать күп кенә булды
Гармунчылар башкорт һәм татар җырларына тезмә уйный. Рәсим Сәгыйтович чыгыш вакытында тальянын гармунга алыштыра.
Ришат Рамазанов шулай ук «Соло. Классика» номинациясендә катнаша - Иоганн Себастьян Бахның «Токкату и фугу Ре минор» әсәрен башкара. Һәм бу номинациядә дә баянчыбыз сынатмый: беренче дәрәҗә лауреат исемен яулый.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 25 июльдә чыккан 30нчы санында укыгыз.
Читайте нас: