Кама таңнары
-18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 сентябрь 2019, 11:07

Күңел җәүһәрләрен саклыйлар

Куян авылының “Ак калфак” фольклор төркеме “Җырлыйк әле” төбәкара фестивалендә катнашып Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бәйге 20нче августта Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылындагы “Бабай утары” этнографик музей комплексында икенче тапкыр узды. Фестивальдә республиканың 10 районы һәм шәһәрләреннән 14 ансамбль катнашты.
Бәйгене рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев ачып җибәрде. Катнашучыларны Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Башкортстан Республикасының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Фәнир Галимов сәламләде.
Бу чарага Гүзәл Рамазанова җитәкчелегендәге “Ак калфак”лылар “Сыер саклау” дип исемләнгән композиция әзерләде. Халкыбызның инде онытылып барган күркәм гореф-гадәтләренең чагу күренешләре Башкортстан республикасы һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим тууының 100 еллыгына багышланган чыгышлар белән бергә тыгыз үрелеп барды. Бу бәйләнеш композициянең камиллеген һәм әһәмиятен тагын да югары дәрәҗәгә күтәрде.
Сыер сакларга чыккан апалар басуларда иген чәчелүенә сөенә. Шул хакта үзара фикер алыша, яшь чакта уйнаган уеннарын искә төшерә. Такмак әйтеп биюләре туган телгә, туган җиргә мәдхия булып яңгырый. Коллективның иң яшь әгъзасы Динис сөйләгән “Башкортстан” шигыре дә (авторы Гөлназ Гафарова) Туган илгә мәхәббәт белән сугарылган.
Башкортстан - туган илем!
Алтын башаклы җирем!
Бәхетле якты көнем!
Тыныч һәм аяз күгем!
Башкортстан-саф гөлем!
Мөкатдәс ана телем!
Әти-әниле өем!
Курайлы моңлы көем!
Башкортстан- Ватаным!
Тыныч матур ал таңым!
Җылы һәм назлы язым!
Һәрчак яклармын данын!
Тамашачы күңеленә дәрт өстәүче татар халык җыры “Өммегөлсем”, Мостай Кәримнең “Ялгыз каен” пьесасыннан “Айлы кич”е милли тәрбиянең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Композициянең музыкаль бизәүчесе- Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ришат Рамазанов.
Тамашаның иң югары ноктасы Динисның элек тупны ничек ясаганнарын белү булгандыр, мөгаен.
- Без бәләкәй чакта тупларны сыер йоныннан үзебез ясый идек, -ди сыер саклаучы Радис абый туп белән уйнаучы Диниска.
- Йоннан туп ясап буламыни? - дип гаҗәпсенә малай.
- Була шул, балакай!- дип җавап бирә апалар. - Сыер сыртындагы ябага йонын сыпырып, тарап, җыеп, су белән чылатып, озак кына йомарлап, туп ясый идек. Шул туп белән еракка ыргытышып уйный идек!
Менә шунда иң кечкенә сыер саклаучының кулына сыер йоныннан ясалган туп бирәләр, малай аптыраудан күзләрен зур ачып, туп-йонны әйләндереп-әйләндереп карый...
Сыер саклау кебек гади генә күренешне бай эчтәлекле, фәһемле чара итеп сәхнәләштерде “Ак калфак”лылар.
Назгөл.
Читайте нас: