Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 сентябрь 2019, 14:02

Район башлыгы гармунда уйный

Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин һәм аның урынбасаралары, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Булат Юмадилов Куян авылындагы объектлар белән таныштылар.

Мәктәп директоры Гөлнара Армянинова, оста экскурсияче кебек, үзе җитәкләгән уку йортының өстенлекләре һәм казанышлары турында туктаусыз сөйләде.


Ә горурланырлык урыннары бар! Укучыларның уңышлары белән генә түгел, ә матди-техник базасы белән дә. Өч катта урнашкан менә дигән итеп җиһазланган кабинетлар, хореография һәм сәнгать сыйныфлары, хор җырлавы сыйныфы, фотепиано, баян һәм гитара сыйныфлары. Әйткәндәй, Рөстәм Маратович баян сыйныфында тыелалмады, кулына гармун алып татарча көй сузып җибәрде. Үз кеше икән бит район башлыгы!

Кунаклар тамашалар залын да сокланып карады. Сәхнәдә хәзер грантка алынган миллион сумлык фортепиано тора. Ул шулкадәр матур яңгырый! Өстәмә өченче кат та, шушы матур зал да – ул чакта «Южарланнефть» идарәсе начальнигы булган Фәнүс Исламовның тырышлыгы һәм кайгыртуы нәтиҗәсе. Куян авылы үсешендә аның роле турында бу сәфәрдә бер тапкыр гына искә төшермәделәр.


Чыннан да, сәнгать мәктәбе бик шәп! Район үзәгендәгесеннән яхшырак: аерым бина, иркен сыйныф бүлмәләре, зур тамашалар залы. Гөлнара Армянинова ремонт эшләре нәтиҗәсен күрсәтте: акрынлап үз көчләре белән бүлмәләрне яңарталар.
Теглар:куян авылы
Читайте нас: