Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр фортепианода, баянда, аккордеонда, домрада, гитарада, флейтада һәм башка уен коралларында уйнады. «Жемчужина» хо¬реография ансамбле һәм кече сыйныф укучылары баш-каруындагы дәртле биюләр, хор һәм эстрада җырлары һөнәри артистлар чыгышыннан бер дә калышмады. Аларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды. Концертны алып баручы Гөлназ Муллаянова һәр тамашачыны җәлеп итә алды.