Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 сентябрь 2019, 15:06

Мостай Кәрим мәңге тере

Үткән атна азагында башкорт халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССРның Ленин һәм Дәүләт премияләре лауреаты, язучы һәм драматург Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуына багышланган яшь шигырь укучылар һәм язучыларның район конкурсы үтте.

Конкурста район укучылары катнашты, ә аны авыл китапханәләре хезмәткәрләре оештырды.
«Рус түгелмен, ләкин россиян мин» номинациясендә 20гә якын яшь талант катнашты. Алты яшькә кадәргеләр арасында Нурсолтан Яппаров бердәнбер катнашучы булды. Кечкенә булуына карамастан, ул бик кыю чыгыш ясады.
7-10 яшьлекләр категориясендә биш укучы чыгыш ясады. Беренче урынга Самира Камалиева лаек булды.
11-13 яшьлекләр категориясендәге 9 катнашучы арасыннан призлы урыннар Линира Закирова, Динис Гафаров һәм Руслан Хәерзамановка бирелде.
14-17 яшьлекләр арасында беренче урынны - Камилә Хәйдәрова, икенче урынны – Елена Этукова һәм өченче урынны Илсөяр Шакирова алды.
Яшь шигырь язучылар номинациясендә ике генә укучы катнашты: җиде яшьлек Илдар Гаязов - әти-әнисе, ә 15 яшьлек Альбина Әхмәтханова үзе язган шигырьне укыды.
Читайте нас: