Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 сентябрь 2019, 18:29

Стартка кадәр 300 көн калды

Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көннәре кысаларында VI Бөтендөнья фольклориадасы уңаеннан “түгәрәк өстәл” узды.

Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көннәре кысаларында чаралар дәвам итә. Бүген В.Д. Поленов исемендәге Русия дәүләт халык иҗаты йортында 2020 елның иң зур мәдәни вакыйгасына — Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек барышы турында фикер алыштылар.
"Түгәрәк өстәл" эшендә В.Д. Поленов исемендәге ГРДНТ директоры, ЮНЕСКО эшләре буенча Русия Комиссиясе каршындагы матди булмаган мәдәни мирасны саклау буенча комитет рәисе, CIOFF Русия милли секциясе президенты, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Тамара Пуртова, ГРДНТ директоры урынбасары, CIOFF Русия милли секциясенең җаваплы секретаре Андрей Беляев, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте аппаратының социаль сәясәт департаментының мәдәният, архив эше һәм конгресс чараларын алып бару бүлеге мөдире Энҗе Вернигора, Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, республика халык иҗаты үзәге генеральный директоры, CIOFF 2020 VI Бөтендөнья фольклориадасын әзерләү һәм үткәрү дирекциясе директоры урынбасары Артур Әлибәков, Русия халыклары мәдәният үзәге вәкилләре һәм башкалар катнашты.
— 2020 елда безнең CIOFF оешмасы 50 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу тагын да күбрәк катнашучыларны һәм кунакларны җәлеп итәр, дип уйлыйм. Бу республика һәм Русия өчен бик мөһим. Киләсе елда Бөтендөнья фольклор форумын югары дәрәҗәдә уздырырбыз, дип ышанам, — диде Тамара Пуртова, чараны ачып.
Тамара Валентиновна сүзләренә караганда, соңгы тапкыр Русиядә халык иҗаты буенча мондый масштаблы вакыйга 1988 елда ук узган. Ул Беренче халыкара фольклор фестивале булган.
Утырыш барышында катнашучылар фестивальне ачу һәм ябу тантанасы планы, фестиваль һәм мәдәни программаларны оештыру буенча тәкъдимнәр турында фикер алышты, алар арасында конференцияләр, концертлар, парадлар, күргәзмәләр һәм ярминкәләр, этно-көн һәм башкалар бар.
Бөтендөнья фольклор фестивален ачу тантанасы 18 июльдә республиканың иң зур мәйданчыгында — “Уфа-Арена” боз сараенда узачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/startka-kad-r-300-k-n-kaldy/
Читайте нас: