Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 сентябрь 2019, 17:49

Фоторәсемнәрдә - республика гүзәллеге

Мәскәүдә Башкортстан рәссамнары фотокүргәзмәсе ачылды. "Башкортстан — Евразия йөрәге” күргәзмәсе Мәсәкүдә Башкортстан көннәре кысаларында оештырыла.

- Башкортстанда берничә тапкыр булдым. Әмма бүген мин үземә бик күп ачыш ясадым. Республикада, чыннан да, туристлар өчен кызыклы урыннар күп, — диде Мәскәүнең Милли сәяәсәт һәм төбәкара бәйләнешләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков.
Күргәзмәдә 30 эш урын алган. Анда милли герой Салават Юлаев, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәм башка билгеле шәхесләр генә түгел, республиканың табигатен күрсәтүче фоторәсемнәр дә бар.
Бу күргәзмә Мәсәкүнең “Красная поляна” ял итү паркында оештырылган. Мәскәү һәм шәһәр кунаклары алар белән 30 сентябрьгә кадәр таныша ала.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/fotor-semn-rd-respublika-g-z-llege/
Читайте нас: