Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 сентябрь 2019, 22:26

Башкортстан сәнгате мәскәүлеләрне таң калдырды

20 сентябрьдә Мәскәүнең "Зарядье» паркының зур амфитеатры сәхнәсендә, Урыс география җәмгыятенең дүртенче фестивале кысаларында, Башкортостан Республикасы сәнгать осталарының бәйрәм концерты булды.

Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуга багышланган бу чара Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көннәренең финалы булды.
Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көннәренең зур уңыш белән узуын билгеләп үтте һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин исеменнән сәламләү хатын укыды, анда болай диелә:
"2019 ел - Башкортстан өчен үзенчәлекле ел. Моннан 100 ел элек автономияле Совет Республикасы – Русиядә беренче милли автономия оештырыла. Без башкорт дусларыбызга һәм коллегаларыбызга төбәкнең бер гасырлык юбилеен бәйрәм итү шатлыгын уртаклашу мөмкинлеге өчен рәхмәтле.
Мәскәүдә Республика көннәре башкаланың иҗтимагый һәм мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга булды, ике яклы, төбәкара мөнәсәбәтләр үсешенә яңа импульс бирде. Эшлекле сәфәр кысаларында без мәгариф, сәламәтлек саклау, мәшгульлек, туризм һәм башка өлкәләрдә тәҗрибә уртаклаштык. Мәскәүлеләр бай мәдәни программаны лаеклы бәяләде, аның төп бизәге - «Зарядье»да Башкортстан сәнгать осталарының искиткеч концерты. Мондый чаралар төбәкләребезне тагын да якынайта, дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыта".
Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасында милли халык уен кораллары оркестры музыкаль флагман булды. Дирижер пульты артында - коллективның сәнгать җитәкчесе, халыкара конкурслар лауреаты Линар Дәүләтбаев. Оркестр аккомпанементы астында халыкара конкурслар лауреаты, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисткасы, танылган музыка династиясе вәкиле Диләрә Идрисова, шулай ук Башкорт операсының яшь, талантлы, перспективалы солистларының берсе, Халыкара конкурслар лауреаты, шул ук исемдәге легендар операда Салават Юлаев партиясен башкаручы Заһирә Исмәгыйлова, Идел Аралбаев чыгыш ясадылар. Башкорстанның халык артисты Әскар Абдразаковның чыгышы тамашачылар өчен зур бүләк булды. Маэстро башкорт халык җыры «Уралым»ны башкарды.
Ф. Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле артистлары чыгышы җыелучыларны таң калдыры. Тамашачылар көчле алкышлар белән мультиинструменталист Заһир Зәйнетдиновны («Зәйнетдин» проекты шоуы) каршы алды. Урыс фольклорын һәм этникасын күрсәтеп, Полина Кобец җитәкчелегендәге «Узорица» төркеме тәкъдим ителде. Концерт программасында, шулай ук, Беренче каналның «Голос» проекты финалчылары Назгөл Отузова һәм Мария Мирова, «Премьер» төркеме катнашты.
Мәскәү тамашачысы Роберт Юлдашевны, «Курайсы» төркемен һәм «Guzal Dance» бию коллективын җылы кабул итте.
Бу кичтә Ватаныбыз башкаласы йөрәгендә яңадан торгызылган легендар «Дәрвиш-Хан» рок-коллективының яңартылган составын тәкъдим иткән башкорт рок-коллективы чыгышы яңгырады.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/bashkortstanga-100-el/bashkortstan-s-ngate-m-sk-lel-rne-ta-kaldyrdy/
Читайте нас: