Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 сентябрь 2019, 14:39

Тамашачыларның күз яшьләре - артистларга зур бүләк ул

Краснокама районы Театр елы штандартын - һәвәскәр театрлар марафоны билгесен Агыйдел шәһәренә тапшырды.

Бу көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ын күрсәттеләр. Аны Агыйдел шәһәренең «Тамаша» халык театры куйды.
Спектакльнең режиссёры Рәсимә Сәләхова, әйткәндәй, ул Иске Аткүлдә туып үскән якташыбыз, революциягә кадәрге татар авылын бик оста күрсәтте.
Актёрлар да, алар арасында краснокамалылар да бар, чын артистларча уйнады. Галиябануны Агыйдел шәһәре мәдәният йорты методисты Регина Сафиуллина, Хәлилне Яңа Бура егете Руслан Сәйфетдиаров уйнадылар.
Галиябануның әнисе Галимәбану (Луиза Төхвәтуллина) һәм әтисе Садрины (Әлфит Ваһапов) уйнаучылар бөтен залны үзләренә каратты.
Тискәре персонаж Исмәгыйль (үзебезнең Урал Шөгаепов) икенче өлештә генә чыга, әмма авыл идиллиясен шундук боза да куя.
Яучы карчык ролен Гөлнәфисә Шәйхетдинова бик оста башкарды.
Спектакль азагында Хәлил һәлак була. Исмәгыйль аңа атканда зал аһ итеп утырды, хатын-кызлар яшереп кенә күзләрен сөртте. Ә инде ахырда тамашачылар басып кул чапты.
Теглар:театр елы
Читайте нас: