Кама таңнары
-2 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 сентябрь 2019, 12:47

Безгә югары бәя бирделәр

Шушы көннәрдә (21-27 сентябрьдә) Сочида «Вся Россия – 2019» журналистика форумы үтә."Милли матбугат көне"ндә безнең республика матбугатының да презентациясе булды.

Аны Башкортстанның матбугат агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов ачты. Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, РФ Журналистлар союзы рәисе Владимир Соловьев бүгенге Башкортстан матбугатына югары бәя бирде.
Шушында ук Русиянең иң яхшы 5 этник басмасы конкурсының быелгы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында безнең басмаларның да булуы куанычлы иде. "Башкортостан кызы", "Аманат" журналлары, "Башкортостан” гәзите дипломнар белән бүләкләнде.
Автор: Ногманов Рәдис
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/bezg-yugary-b-ya-birdel-r/
Читайте нас: