Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 сентябрь 2019, 18:01

Үткәннәргә кайтып

Район тарих һәм крайны өйрәнү музее оештырган «Яшьлегем көйләре» музыкль-әдәби чарада өлкән буын николо-березовкалылар үткән еллар көйләрен искә төшерделәр.

Башта танылган җыр язучы шагыйрьләр турында музей директоры Юлия Калугина сөйләде. Тормыш юлларына байкау ясаганда Михаил Исаковский, Андрей Дементьев, Николай Добронравов, Леонид Дербенев, Роберт Рождественский һәм башка шагыйрьләрнең җырлары яңгырады. Чарада катнашучылар көй һәм җырларны беренче ноталарыннан ук таныды, кушылып җырлады һәм шушы көйләрне тыңлап узган яшьлекләрен искө төшерделәр.
- Шунысы сөенечле, бүген без танылган шагыйрьләрнең генә түгел, ә үзебезнең җыр язучыларның да иҗат җимешләрен тыңлый алабыз. Соңгы елларда Валентина Швецова һәм Татьяна Романенко үз иҗатларында зур уңышларга ирештеләр, - дип таныштырды кунакларны Юлия Сергеевна җирле шагыйрьләр белән.
Алга таба алар сүз алды.
- Шигырьләрне мин 2011 елда, лаеклы ялга чыккач, яза башладым. Язу белән элегрәк тә мавыга идем, әмма җитди түгел. Ә 2018 елда оныгым ярдәме белән әдәби сайтта теркәлдем – анда кешеләр куелган эшләргә карата фикерләрен белдерә, тәнкыйтьлиләр дә. Аннары минем шигырьләремә көй язу тәкъдиме белән чыктылар. Шулай итеп шигырьләрем җырга әйләнә башлады. Бүген аларның саны берничә инде, - дип сөйләде Валентина Швецова. Һәм көзге темага берничә клип күрсәтте – бүген Интернетта алар яхшы бәяләнә.
Аннары иҗат юлының ничек башланып китүе турында Татьяна Романенко сөйләде. Ул кулына каләмне 2015 елда алган булып чыкты. Шигырьләре тиз арада көйгә дә салына башлаган – шулай итеп аның автор җырлары туган. Аларны да Интернетта табып була, моңлы көйләр яратучылар арасында алар шулай ук яхшы бәяләнә. Җырларның күбесенә клип төшерелгән, әйткәндәй, кайберләрен автор үзе тудырган.
Валентина Швецова һәм Татьяна Романенко бергәләп язган «Осенний поцелуй» җырын авторлар башкаруында чара кунаклары яратып тыңлады.
Читайте нас: