Кама таңнары
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 октябрь 2019, 19:27

Фестиваль туган җиренә кайтты

«Ветераннар күңеле картаймый» район конкурсы узды.

Бәйрәм Арлан авыл мәдәният йортының «Аллегро» бию һәм «Кудыронгыр» халык фольклор коллективларының чыгышлары белән башланып китте.
Фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны Арлан авыл биләмәсе башлыгы, районның «Эрвелмарий» мари милли мәдәни автономиясе җитәкчесе Раиса Сатаева, район хакимияте башлыгының социаль сораулар һәм кадрлар буенча урынбасары Лира Мостаева, Пенсия фондының райондагы идарәсе җитәкчесе, район Советы депутаты Руслан Гарипов сәламләделәр.
Лира Рифкатовна әйтүенчә, «Ветераннар күңеле картаймый» район фестивале башта Арлан авылында үткәрелгән. Ә инде авыл мәдәният йорты искергәч, яңаактанышбашлылар күршеләрчә аны үзләренә «сыендырган». Үткән елда ул анда унынчы тапкыр узды.
Былтыр Арланда иркен җәмәгать үзәге ачылды һәм анда менә дигән тамашачылар залы бар.
- Ниһаять, фестиваль ту¬ган җиренә кайтты! – дип шатлыгы белән уртаклашты Лира Мостаева.
Руслан Нәсимович сөйләп узганча, районда тугыз мең пенсионер яши. Бу - халыкның өчтән бер өлешенең күбрәге дигән сүз. Аларны актив тормышка җәлеп итү өчен. район хакимияте, авыл биләмәләре, район ветераннар советы, башлангыч оешмалар зур эш алып бара. Бу фестиваль дә шуңа дәлил булып тора.
Тулырак гәзитнең кәгазь версиясендә укыгыз.
Читайте нас: