Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 октябрь 2019, 10:15

Кадетлар спектакль карады

“Театраль Идел буе” проекты кысаларында оештырылган чарада Баш федераль инспектор Михаил Закомалдин да катнашты.

Кадетлар корпусы тәрбияләнүчеләре “Театраль Идел буе" конкурсына номинацияләнгән спектакльне бәяләде.Бүген Уфаның “Родина” кинотеатрында “Театраль Идел буе” проекты кысаларында М. Акмулла исемендәге БДПУның “Корыч” халык театрының “Тиле яшьлек” спектакленең видеоверсиясе күрсәтелде. Аны карарга А. В. Доставалов исемендәге Идел буе федераль округының Башкорт кадетлар корпусы тәрбияләнүчеләре чакырылган иде. Бүген бу бәхет укуда һәм спортта уңышларга ирешкән укучыларга елмайды.
Балалар белән бергә спектакльне Башкортстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Михаил Закомалдин да карады. Михаил Закомалдин яшьләрдә әхлакый-эстетик сыйфатларны формалаштыруда яңа округ фестиваленең әһәмиятен ассызыклады.
— Әлеге вакытта округта мәктәп укучыларын патриотик һәм спорт белән тәрбияләүгә, ятим балаларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән 11 иҗтимагый проект гамәлгә ашырыла. Балалар тамашаларны бик теләп карый, бу иң мөһиме, — ди Баш федераль инспектор.
Узган атнада Уфаның социаль приюты тәрбияләнүчеләре М. Акмулла исемендәге БДПУның “Корыч” халык театрының башкорт язучысы Наил Гаетбаевның “Ике саескан” пьесасы буенча куелган спектаклен карады.
"Театраль Идел буе” фестивале быел 27 мартта Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы белән старт алды.
Округның 14 төбәгеннән булган финалчылар спектакльләрен телевидение һәм интернет аша трансляцияли. Идел буеның барлык халкы да алар өчен тавыш бирә ала, нәкъ менә тамашачылар лидерларны сайлаячак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/kadetlar-korpusy-t-rbiyal-n-chel-re-spektakl-karady/
Читайте нас: