Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 октябрь 2019, 15:45

Учалыны шаккатырдылар

“Раздолье” психоневрологик интернаты социаль хезмәтләр алучылар арасында узган үзешчән сәнгать республика фестивалендә Гран-прига лаек булды.

Башкортстан Республикасының оешуына 100 ел тулуга багышланган мәдәни вакыйга Учалы психоневрологик интернатында узды. Катнашучылар 21 стационар социаль учреждениедән килгән иде. Фестивальдә чыгыш ясаучыларны “Ургун” туристик базасы бик кунакчыл каршылады.
Икенче көнне фестиваль Учалы филармониясе сәхнәсендә дәвам итте. Нәфис сүз яратучылар, театр сәнгатенә гашыйк кешеләр, оста җырлаучы һәи биючеләргә тамашачылар алкышларын кызганмады. Һәр интернаттан икешәр номер күрсәтелде, аларда социаль хезмәтләр алучылар аерым һәм учреждение хезмәткәрләре белән бергә чыгыш ясадылар.
Краснокама районының “Раздолье” психоневрологик инернатының әкият программасын Патша һәм Кодагый алып бардылар, Г.Ибраһимова “Арлекино” җырын башкарды, “Каблучок” бию коллективы “Аккошлар” биюен биеде. Нәтиҗәдә жюри бертавыштан “”Раздолье” интернатына Гран-при бирде. Без шулай ук коллективлар арасында иң яхшы хореография номинациясендә җиңүче. Директорлар советыннан социаль хезмәтләр алучы Г.Ибраһимовага “Арлекино” җырын оста башкарганы өчен махсус бүләк тапшырылды.
Читайте нас: