Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
31 октябрь 2019, 14:34

Музейда перформанс оештырылды

Уфада 8-10нчы сыйныф укучылары өчен Нестеров исемендәге художество музеена экскурсия оештырылды. Мәктәп укучылары Вячеслав Стрижевскийның Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган фотокүргәзмәсе белән танышты.

Балаларга музейда студентларның “Корос” театры сәхнәләштергән “Синсез дөнья буш” спектакленнән өзек карау мөмкинлеге бирелде. Бу драманы күрсәтү “Театральное Приволжье” проекты кысаларында оештырылды.
Кунаклар перформансны югары бәяләде. Укучылар студентларны төбәк этабында җиңү белән тәбрикләде һәм ноябрьдә үтәчәк финалда җиңү теләде.
Актерлар үзләре әле зур дулкынлану кичерә, чөнки финалда "Округның иң яхшы халык театры" исеме һәм зур акчалата бүләкләр өчен ярыш барачак.
“Театральное Приволжье” фестивале быел 27 мартта старт алган иде. Проект Идел буе федераль округында Русия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров кураторлыгы астында үтә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/muzeyda-performans-oeshtyryldy/
Читайте нас: