Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 ноябрь 2019, 19:06

“Сәнгать төне – 2019” Бөтенрусия мәдәни акциясе үтәчәк

3 ноябрьдә Башкортстанда “Сәнгать төне – 2019” Бөтенрусия мәдәни акциясе үтәчәк.

Бу кичне “Сәнгать берләшерә” акция слоганы астында музейлар, китапханәләр, клублар, театрлар, филармониләр һәм башка мәдәният учреждениеләре үз ишекләрен ачачак һәм һәркемне сәнгать дөньясына чакырачак!
Бу елны акция чаралары халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 тулуга һәм Русиядәге Театр елына багышланачак. 3 ноябрь төнендә һәм кичендә төрле профильдәге 90 музей һәм галерея гөрләп торачак. 300дән артык төрле күргәзмә һәм чара әзерләнгән.
Акциягә төбәкнең мәдәният өлкәсендәге мәгариф учреждениеләре дә кушылачак, чараларда укучылар да катнашачак. Китапханәләрдә дә күргәзмәләр һәм осталык дәресләре оештырылачак.
Читайте нас: