Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 ноябрь 2019, 15:40

“Раздолье”да театраль ыгы-зыгы

Сәнгатькә якын булыр өчен һөнәри актёр булырга яисә зур театрларга барырга да кирәкми, теләгән образны үзең уйнап карау да җитә. “Бөтен дөнья – театр!” диләр, димәк, “театр бөтен җирдә һәм һәрчак бар!”.

Социаль хезмәтләр алучыларның социумда яраклашуы театраль формалар кулланылып башкарыла. Краснокама районындагы “Раздолье” психо-неврология интернатында Театр елына багышланган “Театр иленә сәяхәт” дигән төбәк конкурс узды.
Сәламләү сүзе белән директор вазифасын башкаручы Надежда Васильева чыгыш ясады һәм барысына да илһам, уңышлар теләде.
Конкурс берничә биремнән торды: “Интонацияне таныгыз”, “Күчеш”, “Төрле хисләр” һәм өй эше. Катнашучылар барысы да артистлык осталыкларын, юмор хисенә бай булуларын күрсәтте. Һәр катнашучы чыгышына җитди һәм җаваплы караган. Костюмнан алып декорацияләр һәм музыкага кадәр - барысы да ныклап уйланган.
Командаларның бөтенесе дә дипломнар белән бүләкләнде. Жюри безнең интернатка “Көмеш маска” номинациясен тапшырды.
Театраль вакыйга моның белән генә тәмамланмый, актёрлар үзләре вәгъдә иткәнчә, алар тамашачыларны бер тапкыр гына сөендермәячәк.
Читайте нас: