Кама таңнары
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 ноябрь 2019, 18:34

“Таныптур сем” “туй” уйнады

Куян авылыннан “Таныптур сем” этно-фольклор ансамбле Стәрлетамакта узган борынгы милли туй йолалары республика фестиваль-конкурсында диплом белән бүләкләнде.

“Таныптур сем” ансамбле җитәкчесе Ольга Исинбаева сөйләвенчә, катнашучыларга җыр яисә бию башкарырга гына түгел, ә сәхнәдә туган телдә туй күренешен сәхнәләштерергә кирәк булган. Һәр коллектив туй йоласының бөтен матурлыгын һәм тирән эчтәлеген күрсәтергә тырышкан.
Безнекеләр бер дә сынатмаган. Ирина Михайлова әзерләгән сценарий буенча кечкенә спектакль килеп чыккан. Кияүне Ольга Исинбаеваның оныгы - Никита Бакиров, кәләшне Настя Шабалина уйнаганнар. Кияүнең әтисен Михаил Тойкиев уйнаган, әнисе ролендә Ирина Михайлова булган.
Милли кухняны тәкъдим итү бик күңелле узган. Мәдәният йорты фойесында җырлар, биюләр һәм туй ашлары ярминкәсе белән чын тамаша корылган. Һәр ризык һәм аны кунакларга чыгару тәртибе турында җентекләп сөйләгәннәр, биегәннәр, җырлаганннар һәм халык уен коралында көйләр башкарганнар.
“Таныптур сем”да катнашучылар бу конкурска җитди әзерләнгән. Ольга Исинбаева сокта дип аталган авыл казылыгы әзерләгән, Ирина Михайлова – тәбикмәк, Елизавета Кугубаева - икмәк, Валентина Гайнуллина, Ира Акитарова төрле пироглар пешергәннәр. Пироглары гадәти түгел. Һәрберсе эченә көл һәм тоз белән юылган чиста мучала салынган, аның очы тышка чыгарылган, шуны тартып пирогның капкачын ачасың һәм өлешләп ашыйсың. Ә бит мари туйларында пычак ише очлы әйберләрдән файдаланырга ярамый.
Читайте нас: